Район Советының XIV утырышы үтте
24 апрельдә Тукай муниципаль район Советының ундүртенче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, кеше хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, бала хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, Тукай районы якташлык...
Сессия башында Иштирәк авыл җирлегеннән депутат Гөлнара Гарифуллина утырышның сәркатибе итеп билгеләнде. Редакцион комиссия составына Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат Эльмира Низамиева, Иске Дөреш авыл җирлегеннән депутат Рәшит Хәбетдинов, Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат Финсилә Шәрифуллина керде.
Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Тукай муниципаль районында 2016 елга бюджет үтәлеше турында хисап белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева чыгыш ясады. Соңыннан сүз Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Мансур Сәхбиевка бирелде.
ТРда, шул исәптән Тукай муниципаль районы территориясендә гражданнарның хокукларын һәм иреген яклауның үтәлеше турында кеше хокуклары буенча ТРның район вәкаләтле вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе Гүзәл Шакирова сөйләде.
Өченче көн тәртибе - Муниципаль берәмлек Советының 20.06.2012 ел, №13/1 карары (2нче укылыш) белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Күзкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Эдуард Гәрәев сүз алып барды.
ТР Тукай муниципаль районы муниципаль милеген алу турында Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Венера Сафина сүз алды.
Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының ундүртенче утырышы үз эшен төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев