Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының унынчы утырышы үтте

21 ноябрьдә Тукай муниципаль район Советының унынчы утырышы үтте. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре башлыклары, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта авыл җирлекләре ветераннар советы рәисләре, Тукай районының...

Сессия башында Теләнче Тамак авыл җирлегеннән депутат Лилия Исхакова утырышның сәркатибе итеп билгеләнде. Редакцион комиссия составына Күзкәй авыл җирлегеннән депутат Эдуард Гәрәев, Биклән авыл җирлегеннән депутат Айрат Ибраһимов, Борды авыл җирлегеннән депутат Анатолий Касакин керде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - 2016-2018 елларга ТР Тукай муниципаль районында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү район программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Тукай муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров чыгыш ясады.

Ветераннарның, өлкән гражданнарның социаль-икътисади хәлен яхшырту, сәламәтлеген ныгыту, актив картлыгын тәэмин итү турында район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Шафикова сөйләде. Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм ТКХ буенча даими комиссия рәисе Ольга Сурова өстәмә доклад белән чыкты.

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлек Советының «2016 елга Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына (№ 3/2, 14.12.2015) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Мансур Сәхбиев сөйләде.

Дүртенче көн тәртибе - Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2012 елның 20 июне карары белән кабул ителгән Уставына (№ 13/1, икенче укылыш) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Гөлнара Гарифуллина чыгыш ясады.

Бишенче көн тәртибе - муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазифаларга сайланган затларның хезмәттә үз-үзләрен тотышлары, каршылыкларны көйләү таләпләренең үтәлеше буенча комиссия турындагы Положениене раслау турында иде. Аның буенча сүз Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Резидә Сафинага бирелде.

Алтынчы көн тәртибе буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокук актлары реестрларының алып бару карамагына алу һәм оештыру мәсьәләсе каралды. Аның буенча Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Ирина Кузнецова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт итү Положениесенә үзгәрешләр кертү буенча Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделмәнова сөйләде.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының унынчы утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев