Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының тугызынчы утырышы үтте

17 октябрьдә Тукай муниципаль район Советының тугызынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр башлыклары, кече һәм урта эшмәкәрлеккә теләктәшлек итү һәм аны үстерү сораулары буенча координацион советы рәисе («Мясной барон» җәмгыяте директоры Артур Исхаков), яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре...

Сессия башында Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат Венера Сафина утырышның сәркатибе итеп билгеләнде. Редакцион комиссия составына Иштирәк авыл җирлегеннән депутат Гөлнара Гарифуллина, Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутат Равил Төхбәтуллин, Теләнче Тамак авыл җирлегеннән депутат Лилия Исхакова керде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Тукай муниципаль районында яшьләр сәясәтен тормышка ашыру - буенча район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев чыгыш ясады. Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм ТКХ буенча даими комиссия рәисе Ольга Сурова өстәмә доклад белән чыкты.

Тукай муниципаль районының 2014-2017 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә теләктәшлек итү программасы турында район Башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Елена Дудникова сөйләде. Өстәмә доклад белән, Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары Эльмира Низамиева чыгыш ясады.

2012 елның 20 июнендә 13/1 номеры белән муниципаль берәмлек Советы тарафыннан кабул ителгән (беренче утырыш) «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектының карары турында Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделмәнова сөйләде.

Дүртенче көн тәртибе Тукай муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлеген яктыртып баручы массакүләм-мәгълүмат чараларын аккредитацияләү тәртибе Нигезләмәсе һәм Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарында массакүләм-мәгълүмат чаралары журналистларын аккредитацияләү тәртибе турындагы Нигезләмә комиссиясе турында иде. Аның буенча сүз Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Резидә Сафинага бирелде.

Бишенче көн тәртибе буенча, Тукай муниципаль районы Cоветының даими комиссияләре составы үзгәрешләре мәсьәләсе каралды. Депутатлык вәкаләтләрен туктату сәбәпле, Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат Валентин Артемьев законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссиядән чыгарылды, бу комиссия составына Ирина Кузнецова кертелде. Иске Дөреш авыл җирлегеннән депутат Илнар Бакиров бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиясе составына кертелде. Проект бертавыштан кабул ителде.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының тугызынчы утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев