Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район ир-атлары гүзәл хатын-кызларыбызны ничек котлый?

Гүзәл затларны 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән кем ничек котлый? Районның ир-атларына без шундый сорауны бирдек.

Айрат Галимәрдәнов, район прокуроры:

8 Март - безнең өчен гаилә бәйрәме. Һәр ел саен мин хатыным Ленараны, кызларым Алсу белән Алияне кафега яки башка шундый культуралы ял итү урынына алып барам. Һәрберсенә аерым бүләкләр дә ясыйм. Коллективта да хатын-кызлар өчен чәй өстәле әзерлибез. Алар безнең өчәү генә, шуңа күрә бик кадерлеләр. Быел да бәйрәмне 7 март көнне үткәрәчәкбез.

Азат Шәйдуллин, район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары:

Мин дә ике кыз әтисе. Хатыным Эльвира, кызларым Адилә белән Наилә бу көнне көтеп алалар. Гадәттә өйдә бәйрәм өстәле әзерлибез, мин Эльвирага һәм кызларыма чәчәкләр һәм бүләкләр әзерлим. Шәһәрдә яшәүче әнием янына да һәр елны кереп котлап чыгам. Бу минем гадәткә кергән. Коллективтагы хатын-кызларны исә, кечкенә булса да истәлек бүләкләре белән сөендерәбез.

Галим Сабирҗанов, Тукай үзәк район хастаханәсе баш табибы:

Хатын-кызларыбызга, дөресен генә әйткәндә, безнең тарафтан игътибар җитеп бетми инде. Тормыш иптәшемә, әлбәттә, чәчәкләр бүләк итәчәкмен, аны яратуымны тагын бер кат исенә төшерәчәкмен. Иртән 7 тулганчы өйдән чыгып китеп, кичен 8ләрдә генә кайтыла. Ләкин өйдә сине көтүче кеше барлыгын белү, тою - ир-ат өчен зур бәхет. Гаиләдә хатын-кыз җылысын тойган ир генә эшендә дә, тормышта да зур уңышларга ирешә, зур үрләр яулый ала. Хатын-кызларыбызга шул турыда һәрдаим белгертеп торсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев