Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район игенчеләре алдына бу атнада бөртекле культуралар чәчүне төгәлләү бурычы куелды

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов язгы чәчүнең барышы белән таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, районда язгы чәчү 74 процентка башкарылган. 33 мең гектардан артык мәйданда язгы культуралар чәчелгән. Шул исәптән, 23 мең гектар - бөртекле, 6,6 мең гектар - азык культуралары, 3,5 мең...

Районда язгы чәчү буенча алдынгылар рәтендә баручы хуҗалыклар да аталды. Бу - «Ярыш» хуҗалыгы. Әлеге хуҗалыкта язгы кыр эшләре баштан ук яхшы оештырылган - эшчеләр ике смена эшли. Шулай ук куәтле чәчү техникалары булган «Кама-Бекон» хуҗалыгы һәм «Кама» агрофирмасы да уңай яктан телгә алынды. Уртача район күрсәткечләреннән артта калучы хуҗалыклар да әйтелде. «Камский» җитештерү кооперативына, «Тукай азык-төлек корпорациясе»нә һәм «Парадиз» оешмасына темпларны арттырырга кирәк диелде.

Хәйдәр Сабитов әйтүенчә, салкын һава торышы һәм әледән-әле килеп явучы яңгырлар аграрийларга язгы чәчүне тулы куәткә алып барырга мөмкинлек бирми. Әле мондый һава торышы май ае буе саклана дип фаразлый белгечләр. Шулай да хуҗалыкларга язгы чәчү эшләрен югары сыйфатта һәм мөмкин булган кадәр кыска вакыт эчендә тәмамларга кирәк. Район башлыгы Васил Хаҗиев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бу атнада язгы бөртекле культуралар чәчүне төгәлләү бурычын куйды.

Без «Р-Агро» (элеккеге «Чаллы яшелчәсе+») хуҗалыгында эшләр барышы белән таныштык. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов сүзләренә караганда, чәчү оешкан төстә бара. Бүгенге көндә бу хуҗалыкта язгы чәчү 67 процентка башкарылган.

- Арпа, солы, борчак, берьеллык үлән тулысынча чәчелеп бетте. 4 көн элек бодай чәчүгә тотындык. Пландагы 700 гектар мәйданның 300 гектары чәчелде. Өченче көн кукуруз чәчүгә керештек. Бүгенгә 60 гектар чәчелде, - дип эшләнгән эшләрне санады җитәкче.

Хуҗалыкта бүгенге көндә яшелчә утырту эшләре дә бара. Кишерне тулысынча чәчеп бетергәннәр, чөгендер утыртыласы туфракка ашлама керткәннәр.

- Бәрәңге утыртуга да шушы көннәрдә тотынырбыз, әлегә әйбәтләп җирен әзерлибез, - диде Ришат Хатыйпов.

Хуҗалык басуларында күптән түгел чәчелгән арпа да тишелеп чыга башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев