Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район газетасына язылыйк

Вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, газета-журналларга язылучылар саны кими. Безне беренче чиратта үзебезнең районнын «Якты юл» («Светлый путь») газетасы кызыксындыра.

Бугенге көндә аңа нибары 1200 кеше язылган, ә подписка чоры утеп бара бит, җәмәгать! Бөтен район хәбәрен шуннан алып барабыз ләбаса. Карагыз әле, соңгы елда гына Тукай районы республика халкының телләреннән төшми. Хуҗалыкларнын җитештеру темплары арта, аларны хәзер кешегә үрнәк итеп куялар. Юллар салалар, социаль-мәдәни объектлар төзиләр. Авылларыбыз яхшы якка үзгәрә. Боларны без район газетасыннан беләбез бит. Үзгәреш артыннан үзгәреш булып тора, тагын ниләр булган икән дип газетаның һәр санын көтеп алабыз. Районда булган яңалыклар бөтен кешене кызыксындырырга тиеш ләбаса. Без барыбыз да яхшырак яшәргә омтылабыз, вакыйгаларны белеп торсак, алар турында фикер алышсак, начармыни? Мәктәп балаларын да шуңа өйрәтергә кирәк, районыбызның, авылларыбызның киләчәге алар кулында. Бүген аларны патриотик рухта тәрбияләүдә район басмасының роле зур.
Мин газетага язылмаганга халыкны гына да гаепләмим. Бактың исә, күп урыннарда почта хезмәткәрләре – хат ташучылар да юк икән әле. Нинди зур, күренекле Кузкәй белән Калмашта булмасыннр инде! Почта бүлекләренең эше порошок, сабын сатып яту түгел ләбаса. Алар халыкка вакытлы матбугат таратучылар. Редакция хезмәткәрләре көне-төне чабып информация җыя, ә аларнын хезмәте әрәм була.
Миңа хәзер 81 яшь. Гомер буе газета-журналлар алдым, укыдым. Безнең гаиләдэн килә ул. Минем әти-әни дә безне шулай өйрәткән. Яшәеш белән кызыксынган кеше тормышта да югарылыкларга ирешә. Кабатлап әйтәм, мәктәптән башларга кирәк бу эшне, балалар туган җиргэ битараф булып үсмәсеннәр. Кайберәүләр әйтә, имеш Интернет уңайлырак. Яшьләргә шулайдыр. Тик газетаны өенә килеп кулыңа тоттырсалар, иркенләп, астына сыза-сыза укысаң – гел икенче инде!
Узебезнең почта бүлекчәсен дә мактыйм эле. Ул Сосновый Бор, Кнәз, Казиле авылларында яшәүче 4600 кешегә хезмәт курсәтә. Булекчә белән 8 ел Лилия Зарипова җитәкчелек итә. Аның кул астындагы хат ташучылар тырышып эшлиләр. Ә хезмәтләре җиңел түгел. Авыл халкына вакытлы матбугат, пенсия өләшәләр, коммуналь хезмәтләргә туләүләр җыялар. Юри кызыксындым – бер хат ташучы көненә, ким дигәндә, 10 урамда була. Ә хезмәт хаклары нибары 9 мең сум. Ә «Якты юл» («Светлый путь») газеталарына язылу буенча безнең җирлек беренче урында бара.

Николай Самойлов, 
Кнәз авылы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев