Район эшмәкәрләре съездда катнашты
Районның фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов җитәкчелегендәге ун кешелек делегация дүшәмбе көнне башкалабызга эшмәкәрләрнең III съездына барды. Чарага төрле районнардан меңгә якын кеше килгән иде. Эшмәкәрләр бу тармакның үсеше хакында фикер алыштылар, эшчәнлекләрендә федераль, республика һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендәге ярдәмне арттырырга кирәклегенә басым ясадылар. Съезд эшендә катнашкан республика президенты Рөстәм Миңнеханов...
Районның фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов җитәкчелегендәге ун кешелек делегация дүшәмбе көнне башкалабызга эшмәкәрләрнең III съездына барды.
Чарага төрле районнардан меңгә якын кеше килгән иде. Эшмәкәрләр бу тармакның үсеше хакында фикер алыштылар, эшчәнлекләрендә федераль, республика һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендәге ярдәмне арттырырга кирәклегенә басым ясадылар.
Съезд эшендә катнашкан республика президенты Рөстәм Миңнеханов урта һәм кече эшмәкәрлеккә караш тамырдан үзгәрергә тиеш дип белдерде. Бизнес вәкилләре эш урыныннан да, хезмәт хакыннан да канәгать булсын, киләчәген ышанычлы тойсын, диде ул. Республикада бүген эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан "Лизинг грант", "Эш башы", "Социаль бизнес" кебек төрле программалар эшләп килә. Ләкин шартлары күпләрнең кулы җитәрлек түгел. Программалар санын арттыру, уңайрак итү мөһим, диелде съездда.
Президент очрашуда яңгыраган тәкъдимнәрне туплап, урта һәм кече эшмәкәрлекнең үсеше өчен кирәкле чараларны билгеләргә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев