Рәхмәт һәм хөрмәт хисе учагы мәңге янып торсын
Район башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәр ветеранга юбилей медальләрен шәхсән үзе тапшырды һәм аларның батырлыклары алдында баш июен белдерде.
Соңгы вакытта районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарын аеруча хөрмәтли башладылар һәм моның елдан ел ихласлылыгы да арта. Район җитәкчелеге, 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы чаралар кысаларында, ветераннарны, Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елның 2 сентябрендә имзаланган фәрманы нигезендә, истәлек медальләре белән бүләкләде. Әлеге бүләк – үз-үзләрен аямый, бар көчен кызганмый Ватаныбызны саклаучыларга карата зур хөрмәт билгесе.
Район башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәр ветеранга юбилей медальләрен шәхсән үзе тапшырды һәм аларның батырлыклары алдында баш июен белдерде. Иң беренчеләрдән булып Камил Нәҗмиев Калмаш авылында яшәүче Шәфкать Әхмәтнәҗипов, Яңа Байлар авылыннан Мәхмүтҗан Сабировны котлады. Алар икесе дә – геройлар, сугышның иң дәһшәтле сынауларын кичкәннәр, бүгенге көндә замандашлары өчен батырлык, рух ныклыгы өлгеләре булып торалар.
Круглое Поле авылында яшәүче, концлагерь михнәтләре кичергән Ольга Левицкаяга шулай ук аеруча игътибар бирелде. Аңа истәлек медальләрен Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров тапшырды. “Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә җылы теләкләр җиткерделәр, ветеранга саулык, озын гомер, мул тормыш теләделәр.
Район һәм Ватан алдында куйган хезмәтләре өчен әлеге ветераннарыбызга “Тукай районының Почетлы гражданины» исеме бирелде. Бу исем аларга булган хөрмәтнең дәрәҗәсен күтәреп кенә калмый, ә бүгенге заман һәм киләчәк буын вәкилләре өчен дә искәртмә. Белеп торсыннан – Җиңү көнен күрү бәхете өчен алар бик күп түләделәр.
Әлеге тантаналар төрле яшь-буын вәкилләрен берләштергәнгә күрә бөтен район өчен зур әһәмияткә ия вакыйгаларга әверелде. Чөнки геройларыбызны онытырга ярамый. Йөрәкләребездә ветераннарга карата булган рәхмәт һәм хөрмәт хисе учагы мәңге янып торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев