“РариТЭК Холдинг” – газ моторлары базарында әһәмиятле урын алып тора
РариТЭК Россиядә газ моторлары җитештерүне башлап җибәрүчеләрдән, бу эшнең чишмә башында торучылардан исәпләнә, хәзер дә әлеге тармакта төп урыннарның берсен алып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Тукай районына эшлекле сәфәр кысаларында “РариТЭК” автомобильләр заводында булып узды. Анда ул завод җитәкчелеге һәм эшчеләр белән аралашты, шулай ук җитештерүдә кулланылган алгарышлы проектлар белән танышты. Предприятие – өлкәдә генә түгел, россиякүләм сәнәгате үсешендә зур әһәмияткә ия. Дәүләт Советы Рәисенең визиты шуны ассызыклый. РариТЭК Россиядә газ моторлары җитештерүне башлап җибәрүчеләрдән, бу эшнең чишмә башында торучылардан исәпләнә, хәзер дә әлеге тармакта төп урыннарның берсен алып тора.
Завод газ моторлары җитештерү, әлеге төр техника белән тәэмин итү юнәлеше буенча махсуслашкан, моңа өстәп сервис хезмәтләре дә күрсәтә, газ заправкалары төзелешен үстерә. Автомобильләргә газ җайланмалары урнаштыру, алыштыру, яңарту – шулай ук завод хезмәтләренә керә. Бүгенге көндә компаниянең бөтен ил буенча 30 дан артык сервис үзәкләре бар. Шуңа күрә газ техникалары торышы вакытында сыйфатлы тикшерелә, бәрәкәтле файдаланыла.
Завод вәкилләре Фәрит Мөхәммәтшинга үзләренең яңа ЛОТОС брендлы шәһәр һәм шәһәряны автобусларын җитештерүнең тулы циклын күрсәттеләр. Автозавод директоры Юрий Шпорт сүзләре буенча, узган ел предприяте тарафыннан 300 шундый автобус төзелгән. Димәк, җитештерү югары дәрәҗәдә бара, завод әлеге төр машиналар базарында кирәкле, дигән сүз. ЛОТОС автобуслары заманча технологияле газ моторларына көйләнгән, һаваны пычратмый, ягулыкка экономия зур. Шуның белән Россия транспорт үсешендә әһәмиятле урын алып тора да инде.
Фәрит Мөхәмәтшин предприятиенең уңышларын югары бәяләде, Газ моторы җитештерү тармагына зур өлеш кертү белән беррәттән, яңа эш урыннары барлыкка килүе – куанычлы. Аның ассызыклавынча, ЛОТОС автобуслары җитештерү кебек проектлар өлкәнең икътисадын алга тартып кына калмый, ә һаваны пычратмый торган ягулыкка өстенлек бирелгәч, экологиягә дә зыян килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев