Районда Сабан туена әзерлек бара
Тукай районында елның иң көтелгән һәм масштаблы вакыйгасы — милли Сабантуй бәйрәме якынлаша. Быел халыкчан тантаналар 6 июньдә район үзәгендә башланып, икенче көнне барлык авыл җирлекләрендә аерым мәйданнарда дәвам итәчәк.
Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бәйрәмнең концепциясе һәм сценар планы җентекләп эшкәртелә. Оештыру эшенә барлык җаваплы структуралар — мәдәният һәм ял үзәге, китапханәләр системасы, балалар сәнгать мәктәбе, музей, балалар бакчалары, мәктәпләр, шулай ук волонтерлар һәм авыл җирлекләре активлары җәлеп ителгән.
Сабантуйны оештыруда төп игътибар кунакларны һәм катнашучыларны урнаштыру урыннарына, транспорт уңайлылыгына һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә юнәлтелә.
Авыл җирлекләрендә исә әзерлек кайнап тора. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре халык арасында милли йола булган бәйрәм бүләкләре җыюны оештыра. Тантаналар узачак мәйданнарда спорт ярышлары, сәүдә нокталары һәм ял итү зоналары махсус җиһазландырыла. Кунакларны милли йолалар, зур концерт программасы, спорт уеннары һәм традицион сый-хөрмәт көтә.
Сүз уңаенда, 20 июньдә оештыру төркеме Тюмень өлкәсендә Сабантуй әзерләү һәм уздыру өчен юлга чыгачак.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев