Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районда «Җиңүче» туды

Үткән җомгада Чаллы шәһәренең балалар тудыру йортында күңелле вакыйга үтте. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең тормыш иптәше, Кече Шилнә авылында гомер итүче һәм өченче баласын тудырган Еленаны зурладылар.

Чарада Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина катнашты. Алар өченче тапкыр әни булган хатынкызны, аны каршы алырга дип килгән туганнарын әлеге вакыйга белән котладылар, районнан акчалата бүләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар. Шулай ук яшь анага республика җитәкчелегеннән сабыйга кирәкяраклар тутырылган махсус җыелма да бүләк ителде. Яңа туган балага Виктор (латин теленнән «Җиңүче» дигәнне аңлата) дип исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев