Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Прокуратура хәбәр итә

Янап акча алганнар

Тукай районы прокуратурасы 17 һәм 19 яшьлек ике җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Алар РФ Җинаять Кодексының 163 маддәсе 2 нче бүлегенең «а», «г» пунктларында каралган җинаять кылуда гаепләнәләр (бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып, куркытып, янап зур күләмдә акча алу).

Тикшерү буенча, 2023 елның ноябреннән 2024 елның декабренә кадәрге чорда гаепләнүчеләр балигъ булмаган яшьтәшләреннән акча таләп иткән, аның намусын һәм абруен хурлаучы мәгълүматларны тарату белән янаган. Нәтиҗәдә җинаятьчеләр 300 мең сумнан артык урлаган.

Тикшерү барышында балигъ булмаган катнашучы өлешчә үз гаебен таныды, икенчесе – катнашын кире какты. Шул ук вакытта, икесе дә зыян күрүчегә 300 мең сум кайтарган. Зыянның калган өлешен каплау өчен гаепләнүчеләрдән мобиль телефоннары алынган.

Җинаять эше Тукай район судына асылы буенча карау өчен җибәрелгән.

Мәгълүмат Тукай районы прокуратурасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев