Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрендә еллык эшкә нәтиҗә ясый

12 гыйнварда район прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Узган ел дәвамында алар хокук бозуның 940 очрагын ачканнар. 2015 елда ул сан 923 булган. Тикшерүчеләр быел районда җинаятьләрнең бераз кимүен (607дән 573кә төшкән), ләкин урлауларның күп булуын билгеләп үтәләр. Норматив-хокукый актларның законлылыгын контрольдә тоту, хокукый документлар төзегәндә катнашу прокуратура эшчәнлегендә...

12 гыйнварда район прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Узган ел дәвамында алар хокук бозуның 940 очрагын ачканнар. 2015 елда ул сан 923 булган. Тикшерүчеләр быел районда җинаятьләрнең бераз кимүен (607дән 573кә төшкән), ләкин урлауларның күп булуын билгеләп үтәләр. Норматив-хокукый актларның законлылыгын контрольдә тоту, хокукый документлар төзегәндә катнашу прокуратура эшчәнлегендә бу юлы да иң төп юнәлешләрнең берсе булып торган.

Экология елы булуын истә тотып, район прокуратурасы 2017 елда әйләнә-тирә мохитне саклау законнарының үтәлешенә аеруча зур игътибар биреләчәген искәртә. Шулай ук гражданнарның социаль хокукларын яклау мәсьәләләре үзәктә булачагын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев