Профессиональ юлыгызны сайлауда ярдәм йөзеннән сезгә хәрби югары уку йортларына керү тәртибе турында мәгълүмат тәкъдим итәбез
Иң популяр юнәлешләр арасында — «Махсус билгеләнештәге автоматлаштырылган системаларны куллану һәм эксплуатацияләү» һөнәре, ул Россиянең 10 хәрби вузында тәкъдим ителә.
Хөрмәтле чыгарылыш укучылары!
Профессиональ юлыгызны сайлауда ярдәм йөзеннән сезгә хәрби югары уку йортларына керү тәртибе турында мәгълүмат тәкъдим итәбез.
Офицерлар әзерләү өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгында югары уку йортларының киң челтәре булдырылган. Алар командирлык, хәрби-инженер, хәрби-медицина, хәрби-гуманитар юнәлешләрне дә үз эченә алган барлык кирәкле хәрби һөнәрләр буенча белгечләр әзерли. Барлык хәрби вузларда укыту – специалитет программалары буенча алып барыла, бу исә тирән теоретик белем, практик күнекмәләр һәм югары квалификацияле белгеч өчен кирәкле һөнәри осталык бирә.
Хәрби көчләр тулы канлы эшләве өчен кирәкле офицер һөнәрләре саны һәм төрлелеге шактый зур. Бүген Россия Кораллы Көчләрендә офицерлар өчен 235 һөнәр һәм 36 специализация каралган. Белгечлекләрнең тулы исемлеге Россия Федерациясе Оборона министрлыгының югары белем бирү системасы сайтында урнаштырылган.
Иң популяр юнәлешләр арасында — «Махсус билгеләнештәге автоматлаштырылган системаларны куллану һәм эксплуатацияләү» һөнәре, ул Россиянең 10 хәрби вузында тәкъдим ителә. Шулай ук «Инфокоммуникацион технологияләр һәм махсус элемтә системалары» юнәлеше дә перспективасы зур булган белгечлекләр исемлегендә. Бу профиль буенча югары белемне 6 вузда алырга мөмкин.
Хезмәт базарында ихтыяҗга ия тагын бер юнәлеш — «Россия Федерациясе Кораллы Көчләре персоналы белән идарә итү». Әлеге белгечлеккә ия булган офицер взвод командиры вазифасында хезмәт итә ала.
Кабул итү тәртибе
Россия Федерациясе Оборона министрлыгының 2015 елның 7 апрелендәге №185 боерыгы нигезендә, хәрби вузларга кабул итү тәртибе билгеләнә.
Курсант итеп укырга керәчәк кандидатлар, контракт буенча хәрби хезмәткә керүче гражданнар өчен законда каралган таләпләргә туры килергә тиеш. Кызлар өчен дә кабул итү шартлары егетләр белән бертөрле, ләкин аерым белгечлекләргә (очыш, диңгез, махсус подразделениеләр һ.б.) алар кабул ителми.
Гомум кагыйдә буенча кабул итү ике этаптан тора: хәрби комиссариатта сайлап алу чаралары һәм вузда профессиональ сайлап алу. Профессиональ сайлап алу сәламәтлек торышы буенча яраклылыкны билгеләүне, психологик тест үткәреп профессиональ яраклылыкны ачыклауны, шулай ук керү имтиханнарын үз эченә ала.
Офицерлар әзерләүдән тыш, Россия Оборона министрлыгы вузлары урта профессиональ белем программалары буенча прапорщиклар (мичманнар) әзерли. Шулай итеп, хәрби вузда югары белем дә, урта һөнәри белем дә алырга мөмкин.
Хәрби вузга керү өчен Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыру таләп ителә. Юнәлешкә карап предметлар үзгәрергә мөмкин. Күпчелек вузлар рус теле һәм математика нәтиҗәләренә игътибар итә, ә өченче предмет итеп җәмгыять белеме, химия яки физика (иң югары балл булган предмет) кабул ителергә мөмкин.
Оборона министрлыгы вузын сайлау — киң мөмкинлекләр, лаеклы тормыш дәрәҗәсе һәм югары социаль статуска юл. Уку чорында алган әхлакый сыйфатлар, акыл һәм физик әзерлек үз һөнәреңдә кыйммәтле белгеч булырга ярдәм итә. Россия хәрби вузлары програмларында характер формалаштыру һәм лидерлык сыйфатлары үстерү аерым урын алып тора.
Социаль гарантияләр:
- укуны тәмамлаганнан соң хезмәткә урнаштыру һәм хезмәт баскычлары буенча үсү;
- ай саен түләнә торган акчалата тәэмин ителеш (башка гражданлык тармакларындагы уртача хезмәт хакыннан берничә тапкырга югарырак булырга мөмкин);
- торак белән тәэмин итү: хезмәт торак бирү, поднаем өчен компенсация, торак накопительная-ипотека системасы, бушлай торак алу мөмкинлеге;
- хәрби хезмәткәрләрнең гомере һәм сәламәтлеге дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә, медицина, санаторий-курорт хезмәтләре, пенсия белән тәэмин итү;
- ял итү хокукы, белем алу мөмкинлеге, вакытында һәм бушлай юл йөрү хокукы;
- уку бюджет нигезендә (бушлай) алып барыла.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вузына керергә теләүчеләр яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев