Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Рөстәм Миңнеханов «Чаллы-Бройлер»да ит эшкәртү буенча яңа комплекс ачты

Елына 49500 тонна яки тәүлегенә 144 тонна тавык итен эшкәртүгә сәләтле яңа «Челны-МПК» комплексын «АГРОКӨЧ» җәмгыяте күптән түгел сафка бастырган. Проектның инвестицион бәясе 3 млрд сумнан артык. Берничә цехтан торган заводта бүген 250гә якын яңа эш урыны барлыкка килгән. Ел ахырына бу сан 500гә җитәр дип планлаштыра җитәкчелек.

Яңа заводны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Мин ышанам, эш моның белән генә тукталмаячак. Бу - яңа эш урыннары, гражданнарның керемнәре, салымнар һәм, ниһаять, бу республиканың дәрәҗәсе. Бүген халыкны үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән тәэмин итү мөһим. Предприятиенең хәләл продуктлары да дөньяви дәрәҗәдә югары сыйфатка ия. Ә бу безгә теләсә нинди базарга юл ача. Бу Россия масштабындагы эре проект. Хәерле сәгатьтә булсын!» - диде ул үз чыгышында. Проектны гамәлгә ашыручыларга, аның җитәкчесенә рәхмәтен белдерде. Аннары ул предприятиенең аерата уңышларга ирешкән хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Проектны гамәлгә ашыручыларның билгеләп үтүенчә, яңа җитештерү мәйданчыгы ачу продукция күләмен икеләтә арттырырга һәм кош итен тирәнтен эшкәртү буенча эре федераль предприятиеләр унлыгына керергә мөмкинлек бирәчәк. Заводта тулысынча әзер ярымфабрикатлар, суытылган ярымфабрикатлар һәм рестораннар челтәре өчен маринадланган продуктлар әзерләнәчәк. Яңа комплексның үзенчәлеге - әзер продукцияне саклау өчен эшләнгән роботлаштырылган складлар. Алар барысы 1000 тоннадан артык продукция сыйдыра.

Инвестицияләрнең яртысыннан артыгы заводны технологик яктан җиһазлауга юнәлтелгән. Проект чыгымнарын 2021 елга каплау күз алдында тотыла. 2017 елның ахырына җитештерүнең иң югары күләменә ирешү планлаштырыла.

- Объектны сафка бастырыр алдыннан яңа сәүдә маркалары да уйлап табылды. Яңа төр продуктлар Татарстанда гына түгел, Россиянең башка регионнарында да сатылачак. «Продэкспо 2017» халыкара күргәзмәсендә Урта Азия һәм Африка вәкилләре белән дә сөйләшүләр булды, - ди «АГРОКӨЧ» җәмгыятенең генераль директоры Светлана Барсукова.

Компаниянең планнарыннан күренгәнчә, яңа җитештерү мәйданчыгы предприятиегә сәүдә ассортиментын киңәйтергә дә мөмкинлек тудырачак. Аны биредә 300 төргә җиткерергә уйлыйлар. Шул исәптән хәләл продукция җитештерүгә өстенлек биреләчәк.

Белешмә өчен: «Чаллы-Бройлер» бүген Татарстандагы кош ите җитештерү базарының 65 процентын алып тора. Ел саен предприятие тере авырлыкта 120 мең тонна ит җитештерә, 95 мең тонна әзер продукция сата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев