Президент гранты – авыл балаларына яңа мөмкинлекләр ача
Яңалыклар

Президент гранты – авыл балаларына яңа мөмкинлекләр ача

Тукай районының Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби дан музее 2024 елда Россия Федерациясе Президенты грант фонды конкурсында уңыш казанган иде.

Хәзерге вакытта төрле грант конкурсларында катнашу – бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль мәсьәлә. Ул шулай ук оешмаларның материаль-техник базасын ныгыту өчен мөмкинлекләр ача. Тукай районының Иске Абдул авылында урнашкан "Гиндукуш" хәрби дан музее 2024 елда Россия Федерациясе Президенты грант фонды конкурсында уңыш казанган иде.

Грант ярдәмендә музейда "Эзтабарлар" яшүсмерләр клубы эшләп башлады. Проект кысаларында видеокамера, туку станоклары, җепләр һәм гончарлык өчен махсус балчык сатып алынды.

Кызганычка каршы, безнең авыл шәһәр үзәгеннән ерак урнашкан. Мәктәптә берничә генә түгәрәк эшли, ә балаларның ирекле вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрү мәсьәләсе бик актуаль. Шушы проблеманы хәл итү максатыннан "Эзтабарлар" проекты барлыкка килде. Балалар атнага ике тапкыр музейга килеп, төрле осталыкларга өйрәнделәр. Алар туку станокларында матур келәмнәр, сумкалар, паннолар ясадылар, табигый балчыктан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнделәр. Шулай ук гончарлык түгәрәгендә эшләүне дә үзләштерделәр.

Проект кысаларында мастер-класслар, Афган сугышы ветераннары белән очрашулар, викториналар, өстәл уеннары, хәрәкәтле уеннар һәм табигать сәфәрләре оештырылды. Авылыбызда яшәүче 30 бала һәм аларның гаиләләре өчен бу инициатива бик файдалы булды. Балалар ирекле вакытларын уңайлы үткәрделәр, халык традицияләре һәм һөнәрләре белән таныштылар. Хәзерге заманда кул эшләре бик кыйммәтле, шуңа күрә яңа осталыклар үзләштерү аеруча әһәмиятле.

Без бу проектын алга таба да дәвам итәргә планлаштырабыз. Шул ук вакытта, безгә ярдәм иткән Иске Абдул мәчетенә зур рәхмәт! Чөнки бу конкурс коммерцияле булмаган оешмалар өчен генә уздырылды.

Нәтиҗәдә, әйтергә кирәк: бүген Президент грантларының яңа конкурсы башланды. Катнашып, җиңүгә ирешү һәм яхшы эшләр башкару мөмкин! Безнең проект – моның яхшы үрнәге.

Россия Президенты Фондына ихлас рәхмәт! Алар ярдәмендә без балаларның көннәрен яңа төсмерләр, кызыклы вакыйгалар һәм файдалы белемнәр белән баетырга өлгәштек.

Резеда Якупова

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев