Яңалыклар

Президент чыршысына Тукай районыннан 22 бала барачак

Быел Казанга ТР Президенты катнашындагы Яңа ел чыршысына районнан 22 бала барачак. Бәйрәм 25 декабрь көнне «Татнефть-Арена»да үтәчәк. Чарада республика район һәм шәһәрләреннән 3000ләп бала катнашачак. Районнан баручы 22 бала төрле мәктәпләрдән сайланган. Алар - активистлар, олимпиадалар, район һәм республика конкурслары җиңүчеләре, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Быел укучылар белән...

Быел Казанга ТР Президенты катнашындагы Яңа ел чыршысына районнан 22 бала барачак. Бәйрәм 25 декабрь көнне «Татнефть-Арена»да үтәчәк. Чарада республика район һәм шәһәрләреннән 3000ләп бала катнашачак. Районнан баручы 22 бала төрле мәктәпләрдән сайланган. Алар - активистлар, олимпиадалар, район һәм республика конкурслары җиңүчеләре, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Быел укучылар белән бер автобуста педагоглардан һәм медицина хезмәткәреннән кала, полиция хезмәткәре дә булачак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев