Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Подъездларга дезинфекция ясала

Коронавирус инфекциясен кисәтү максатыннан, күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекцияләү дәвам итә. 

«Доверие», «Тамерлан», «Надежда» идарәче кампанияләре һәм «Князевский», «Нефтебаза» торак милекчеләре ширкәтләре карамагында барлыгы 257 йорт бар. Аларда махсус график буенча атна саен подъезд ишекләрен, тоткаларын, почта тартмаларын, баскычтан тотынып менү җайланмаларын, тәрәзә төпләрен махсус хлорлы состав кушылган су белән эшкәртәләр. Бу эшнең үтәлешен район башкарма комитеты, Чаллы зонасы торак инспекциясе һәм Роспотребнадзор даими контрольдә тота.
Дезинфекцияләгәнче подьездларның чиста булуы шарт. Әйтик, Круглое Поле җирлегендә подъездларны җыештыру эшләрен килешү нигезендә идарә-че компания башкара. Калган җирлекләрдә күп-фатирлы йорт хуҗалары подъездларны чиратка куеп үзләре юа. 
Яңа посело-гының Молодежная урамында урнашкан 25нче йортта подъездны тәртипкә салу эше җайга салынган. Атна саен дежур фатир билгеләнә. Аның хуҗасы атна дәвамында идәннәрне себереп, юып тора, тузаннарны сөртә. Эшнең үтәлешен йортның старостасы Анатолий Иванов күзәтә. Ул чисталыкны саклауга зур өлеш кертүче Хәния Әюпованы билгеләп үтә. «Сокланабыз аңа! Аның өчен чират дигән сүз юк, юа да ала», – ди.
Ә менә 24нче йортта яшәүчеләр чисталыкка салкын карыйлар. Узган ел капиталь ремонт үткән йорт подьездының баскыч, тәрәзә төпләре бик пычрак. Дезинфекция ясауның нәтиҗәсе булырмы?
– Фатир хуҗалары җыештыру эшләрен күзәтеп торучы бер «ху-җа» билгели алмадылар. Идарә итүче компания бу эшләрне башкара алмый, бу хезмәт тарифка кертелмәгән. Җыештыру уздырмагач, биредә хлорлы сыеклык белән ничек эшкәртергә соң? Аннары йорт хуҗалары тарафыннан дезинфекция үткәрелми дип зарлану китә. Ә бит яшәгән урыныңны чисталыкта тоту үзебезнең эш. Бигрәк тә коронавирус куркыныч ясаганда, – ди «Тамерлан» идарәче компаниясе җитәкчесе Татьяна Харисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев