Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Печән белән электр чыбыгын эләктергән

Якшәмбе көндез янгын сүндерүчеләр Күзкәй авылыннан хәбәр алалар. Шәхси тракторына печән төяп кайтучы ир-ат электр линиясе чыбыкларын эләктерә һәм, кыска ялганыш барлыкка килеп, кузовтагы печәнгә ут каба. Тракторчының үзенә дә, техникага да зыян килми, ләкин малларга дигән азык тулысынча янып бетә. Утны сүндерүгә Күзкәй посты хезмәткәрләре һәм шәһәрдән килгән янгын...

Якшәмбе көндез янгын сүндерүчеләр Күзкәй авылыннан хәбәр алалар. Шәхси тракторына печән төяп кайтучы ир-ат электр линиясе чыбыкларын эләктерә һәм, кыска ялганыш барлыкка килеп, кузовтагы печәнгә ут каба. Тракторчының үзенә дә, техникага да зыян килми, ләкин малларга дигән азык тулысынча янып бетә. Утны сүндерүгә Күзкәй посты хезмәткәрләре һәм шәһәрдән килгән янгын сүндерү машинасы җәлеп ителә.

Дүшәмбе кичке сәгать 10да исә «Тогаево» бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. Ут белән саксыз эш итү мунча һәм утын сараеның янып бетүенә китерә. Янгын сүндерүчеләр кемнеңдер тәмәке төпчеген ташлап китүе аркасында ут чыккан булырга мөмкин дип фаразлыйлар.

Сишәмбедә исә кичке сәгать 7 тулганда, «Ивушка» ширкәтендә хуҗасыз бина янды. Бәхеткә, күрше йортларга һәм кешеләргә зыян килмәде, дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев