Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пасха бәйрәме белән тукайлыларны район башлыгы котлый

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Чын йөрәктән барчагызны да нурлы һәм якты бәйрәм - Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм. Бу көнне дөньядагы барлык христианнар игелек, гаделлек, кешелеклелек кебек төп рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерүче бәйрәмнәрнең иң мөһиме, иң күркәме дип саныйлар. Язның бу матур бәйрәме киләчәккә өметләрне яңарта, кешеләр күңеленә изге...

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!

Чын йөрәктән барчагызны да нурлы һәм якты бәйрәм - Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм. Бу көнне дөньядагы барлык христианнар игелек, гаделлек, кешелеклелек кебек төп рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерүче бәйрәмнәрнең иң мөһиме, иң күркәме дип саныйлар. Язның бу матур бәйрәме киләчәккә өметләрне яңарта, кешеләр күңеленә изге хисләр, мәхәббәт һәм мәрхәмәт иңдерә. Иисус Христос та бер-береңә карата игелекле, гадел булырга өндәгән. Гомумән, христианнар, мөселманнар һәм башка дин тотучылар арасындагы үзара ихтирамлы мөнәсәбәтләр, җылы багланышлар алга таба да җәмгыятебездә хезмәттәшлекне, үзара татулыкны үстерүгә зур этәргеч булсын.

Кадерле тукайлылар! Өйләрегезгә бәхет иңсен, гаиләләрегез имин булсын. Пасха бәйрәменең күтәренке рухы яңа уңышларга дәрт өстәсен. Сезгә, барчагызга сәламәтлек, җан тынычлыгы өстәсен.

Муниипаль район башлыгы - Совет рәисе Васил ХАҖИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев