Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Пар канат» ихлас күңелдән яратучыларны ачыклады

«Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», диеп язып калдырган Һади Такташ. Гашыйклар көненә багышланган «Пар канат» конкурсы да әнә шушы шигырь юлларыннан башланып китте. Әлеге бәйгене «Нур» яшьләр үзәге, Тукай районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге һәм «Мизгел» милли-мәдәни клубы үткәрде. Чараның төп максаты -...

Мондый четерекле һәм авыр эш мәртәбәле жюри әгъзаларына тапшырылды. Иң мәхәббәтле парларны билгеләүдә Яр Чаллы шәһәре СПИДка каршы көрәш үзәгенең медицина психологы Галия Кашапова, «Күңел» радиосының алып баручысы Илнар Хәмәдиев, Тукай районы ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, Татарстан Дәүләт радиосының баш мөхәррире, «Пар канатлар» тапшыруының алыштыргысыз мөхәррире һәм алып баручысы Рәзин Нуруллин катнашты.

Конкурс барышында кызлар-егетләр төрледән-төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Бер-берсен яхшы аңлауларын, тормыш китереп чыгарган төрле хәлләрдә үзләрен ничек итеп тотуларын белү өчен, парларга четерекле шартлардан чыгу юлларын эзләргә тәкъдим ителде. Яшьләр бу биремне дә җиңел, күңелле, юмор белән үттеләр. Уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтүдә «пар канатлар» тырыша-тырыша көч сынаштылар. Алар жюри әгъзалары хөкеменә үзләре пешергән чәкчәк, бәлеш, өчпочмак, корт һәм башка татар халык ашларын тәкъдим иттеләр. Барлык катнашучы да саф татар телендә сөйләшә, милләтебезнең гореф-гадәтләрен яхшы белә һәм яратып кабул итә. Моны татар халкының йолаларын, бәйрәмнәрен сөйләп үтү биреме ачыкларга ярдәм итте. Күз явын алырлык матур күренеш соңгы бирем булгандыр. Яшьләр мәхәббәт турындагы онытылмас әсәрләрдән өзекләр әзерләгәннәр. Һәр номер үзенчәлекле, бер-берсеннән аерылып тора иде. Классик әсәрләргә әверелгән «Галиябану», «Гашыйклар тавы», «Зәңгәр шәл» кебек пьесаларны да, милләтебезнең күркәм йоласы каз өмәсен чагылдырган күренешне дә, шаян, көлдергеч КВНны да менә дигән итеп уйнадылар.

Конкурстта катнашучы җиде пар арасында тукайлылар да бар иде. Биклән авылыннан Гөлназ Нурмиева һәм Актаныш егете Илназ Нуриев әле күптән түгел генә танышсалар да, бик тату. Әлеге парны чыгыш ясар өчен махсус әзерләгәннәр, ләкин Гөлназ белән Илназ бәйгегә әзерләнгән вакытта бик тиз уртак тел тапканнар. Икесе дә Кама дәүләт автомеханика техникумында укыйлар. «Пар канат» конкурсында да Гөлназ, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, бөек шагыйребезгә багышлап язган шигырен укып китте. Жюри әгъзалары аларны «Иң сөйкемле пар» номинациясендә җиңүче итеп билгеләде.

Иске Абдул егете Ильмир Гарфетдинов Чаллы кызы Ләйсән Әгълиева белән чыгыш ясады. Ильмир «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә эшли, ә Ләйсән Икътисад, идарә һәм хокук институтында укый. Бер-берсенә бик килешеп торсалар да, алар махсус конкурс өчен әзерләнгән пар гына. Ильмир һәм Ләйсән бик оста биючеләр. Үзләренең дәртле, мавыктыргыч биюләре белән тамашачыларны һәм жюрине таң калдырдылар. Алар «Иң хыялый пар» номинациясендә җиңүчеләр булып танылдылар.

Октябрь Бүләк авылы кызы Динара Әхмиева бәхетен уку йортында - Кама төзелеш көллиятендә эзләп тапкан. Күңел шатлыгы Илнур Сәетгалиев Яр Чаллы егете икән. Динара белән Илнур бер группада укыйлар, буш вакытларын бергә уздыралар, кыскасы, һәрчак бергә алар. Бәйге барышында үзләрен тыйнак, акыллы пар буларак күрсәттеләр. Алар «Иң итагатьле пар» номинациясендә җиңүгә лаек булды.

Бик озак киңәшләшкәннән соң, жюри бәйгенең җиңүчеләрен «Пар канат»ны атады. Алар - Ильвира Гомәрова (Азнакай районы) һәм Артем Сәфәргалин (Сарман районы). Икесе дә «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә эшлиләр. Бәхеткә каршы, алар ясалма пар түгел, чынлап та бер берсен сөюче гашыйклар. Рәзин Нуруллин аларны үзенең тапшыруына Казанга чакырды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәзин Нуруллин әйтүенчә, әлеге бәйгедә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк - мәхәббәт барысын да җиңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 14 февраль – Гашыйклар көне