Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстенлек – халык мәнфәгатенә

Район советы депутатларының чираттагы утырышында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров 2019 елгы җыеннарда күтәрелгән сорауларның үтәлеше буенча хисап тотты. 

Җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләр исемлеге район советы карары белән 2019 елның 29 мартында расланды. Әлеге документ нигезендә район башкарма комитеты гражданнарның гозерләрен һәм тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру өчен «юл картасы» булдырды. 2019 ел дәвамында барлык мәсьәләләрнең 121е хәл ителде, 89ы буенча эш дәвам итә.
Тукай районында төзелеш, архитектура һәм ТКХ өлкәсенә караган 20дән артык программа гамәлгә ашырыла.
Узган ел Түбән Суыксуда универсаль спорт комплексы төзелә башлады. Мәләкәстә мәдәният йортын капиталь төзекләндерү проекты эшләнде. Яңа поселогы мәдәният йорты территориясен төзекләндерүнең проекты эшләнә башлады.
Калмия, Малтабар, Иске Гәрдәле, Мусабай-Завод авылларының су үткәрү челтәрләре реконструкцияләнде. Яңа поселогы – Калмаш канализация коллекторын капиталь төзекләндерү проекты үтәлде. «Челныводоканал»дан районның төньяк-көнчыгышына су үткәрү проекты эшләнә. Алга таба су үткәргечләрне Әҗмәкәй, Кече Шилнә, Калмаш авыл җирлекләренә, Суровка, Новотроицкое поселокларына җиткерү күздә тотыла. Әҗмәкәй һәм Кече Шилнә авыл җирлекләрендәге авылларга югары басымлы газ үткәрүнең проекты әзерләнде һәм торбалар сузу эше башланды. Бордыда гидротехник корылмаларны капиталь төзекләндерү тәмамланды, Таулыкта әле дәвам итә. Район буенча 20 километр юл ремонтланды.
Үзара салым акчасына башкарылган эшләр дә шактый, авыл җирлекләре күзгә күренеп төзекләнә.
2018 елда Иске Җирекледә «Тургай» бакчасы ачылды. Быел Әҗмәкәйдә салына торганы файдалануга тапшырылачак. 2021 елда Олы Шилнәдә, ә 2022 елда Новотроицкоеда бакчалар ачу планлаштырыла.
Елдагыча, мәктәп биналары төзекләндерелә, белем бирү учеждениеләре өчен яңа җиһазлар алына, матди-техник база ныгытыла. 2019 елда Яңа Бүләк мәктәбенә, Яңа поселогындагы «Березка» бакчасына капиталь ремонт ясалды. «Татарстан» совхозы поселогы һәм Бәтке авылы мәктәпләрендә технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары ремонтланып җиһазланды, «Заманча мәктәп» илкүләм проекты кысаларында шахмат уйнау урыннары булдырылды.
Узган ел Иске Җирекледә фельдшер-акушерлык пункты төзелде һәм эшли башлады. Иске Дөрештә, Яңа поселогында спорт мәйданчыклары булдырылды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев