Яңалыклар

Остабикәләр белем арттыра

1 февральдән Тукай районы остабикәләре һәм мәчет яны укытучылары өчен атналык белем күтәрү курслары башлана.

Уку Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсендә үтә. Программа буенча Коръән, фикх, әдәп-әхлак нигезләрен тирәнтен үзләштерү каралган. Район мөхтәсибәте оештырган бу чарада 25 мөгаллимә катнаша. Алар алган белемнәрен мәчетләрдә эшләп килүче курсларда укытканда кулланачак, дип хәбәр итте район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев