Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Өши күрмәгез!

Кыш үзенең бар көчен күрсәтте. Урамда бигрәк салкын.

Социаль челтәрләрдә кешеләрнең колаклары, битләре өшүе турындагы комментарийлар очрый. Үзегезне саклагыз, салкыннарда урамда озак йөрергә тырышмагыз, өстегезгә составында синтетика булмаган тукымадан тегелгән киемнәр киегез. Кием хәрәкәткә комачауламаска тиеш. Берничә кат кием киегез, киемнәр арасындагы һава җылылыкны яхшы тотачак. Эчтән хәзер «мода»га кергән термо кием кияргә дә мөмкин. Аяк киеме дә кыса торган булмасын. Салкын безнең энергияне күп ала, шуңа яхшы тукланыгыз, диеталар турында онытып торыгыз. Туңмас һәм өшемәс өчен дигән булып, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, алар җылыткан кебек тоелса да, җылылыкны югалтуга гына китерә. Тәмәке тарту да ярамый, чөнки тәмәке тарткач аякларда кан әйләнеше кими. Кеше үзенең өшегәнен сизмичә дә калырга мөмкин. Өшү билгеләре: тән агара, аяк-куллар ойый, чеметтерә. Бу өшүнең беренче стадиясе. Ә аннан тән кызара, шешә һәм куыклар барлыкка килә. Иң авыр стадиядә бу куыклар каный башлый, некроз куркынычы барлыкка килә. Некроз — тере организмда күзәнәкләрнең яки тукымаларның үлүен аңлата, күзәнәкләрнең тереклек эшчәнлеге тулысынча туктатыла. Туңсагыз тиз ара да җылы урынга керегез. Җылы чәй, су эчегез. Өши башлаган урыннарны кулыгызны куеп яки тән температурасында булган су белән җылытырга тырышыгыз. Өшегән урыннарны кар белән ышкый күрмәгез. Кайнар су, батарея ярдәмендә кинәт җылытмагыз да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев