Ел саен язын Калмия авыл җирлегендә агачлар утыртыла, авыл тирәләре, юл кырлары, посадкалар чистартыла. Бүген инде бу эшләр төгәлләнеп килә. Авыл советы, китапханә, клуб, балалар бакчасы, мәктәп хкзмәткәрләре бердәм булып эшләдек.
Быел безгә ярдәмгә район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә хакимияттә эшләүчеләр дә килде. Фаил Мисбахович үзе дә безнең белән бергә эшләде.
Чистарткач, агарткач урман полосалары бик матур булып калды. Юлдан кайтканда да күзгә ташлана бу матурлык. Агачларыбыз безгә елмаеп баш ия, рәхмәт әйтә төсле. Алар бит авылыбызның йөзе.
Нет комментариев