Олы Шилнәдә төзелә торган коттедж янды
8 августта төнге сәгать 11ләр тулганда янгын сүндерүчеләр Олы Шилнә авылында төзелә торган коттедж януы турында хәбәр алалар. Йортның икенче каты бөтенләй ишелеп төшә, беренче катына да шактый зыян килә. Коттеджның хуҗасы - Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр ханым йортына ут төрткәннәр дип фаразлый. Тикшерүчеләр дә әлеге фараздан читкә тайпылмыйлар, әлегә...
8 августта төнге сәгать 11ләр тулганда янгын сүндерүчеләр Олы Шилнә авылында төзелә торган коттедж януы турында хәбәр алалар. Йортның икенче каты бөтенләй ишелеп төшә, беренче катына да шактый зыян килә. Коттеджның хуҗасы - Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр ханым йортына ут төрткәннәр дип фаразлый. Тикшерүчеләр дә әлеге фараздан читкә тайпылмыйлар, әлегә ут чыгу сәбәбен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге баш белгече Илнар Мифтахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев