Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Объектив» фото түгәрәгенә балалар теләп йөри

Новотроицкое авылы мәктәбендә «Объектив» дип исемләнгән махсус фототүгәрәк эшли башлады. Монда балалар фотоаппарат белән якыннан таныша ала, матур да, дөрес итеп тә фотолар төшерергә өйрәнә, аларны компьютерда эшкәртү серләренә төшенә. Түгәрәк белән өстәмә белем бирү педагогы Наталья Катушенок җитәкчелек итә.

«Объектив» фото түгәрәге үз эшен башлап җибәрү белән ул шунда ук балалар һәм яшьләр арасында зур кызыксыну уятты. Алар беренче көннән үк ашыга-ашыга кулларына фотоаппарат тотып, үзенчәлекле фотолар төшерә башладылар. Түгәрәктә даими шөгыльләнүче яшүсмерләр вакытларының күп өлешен табигать кочагында уздырырга яраталар. Әйтергә кирәк: балаларның бөтенесе дә тормышка үз күзлекләреннән карый, шуңа да төшереп алган фотолары бер-берсенә ошамаган. Яшьләрнең эшләре инде бүген үк республикакүләм генә түгел, бөтендөнья бәйгеләрендә катнаша. «Объектив» фото түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр әле компьютер аша махсус программаларга кереп, аларны ни дәрәҗәдә эшкәртеп булуын белмиләр, аңа карамастан фотолары үзенчәлекле дә, матур да килеп чыга. Иң мөһиме: эшләргә теләкләре зур, ә калганы озак көттермәс!

P. S. «Объектив» фото түгәрәге җитәкчесе Наталья Катушенок редакциябез почтасына V сыйныф укучылары Чулпан Шакированың, Элина Гарипованың, Вера Титинечконың, VIII сыйныф укучылары Оксана Лычагинаның һәм Зәлия Фәхретдинованың искиткеч матур фотоларын да җибәргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев