Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Нәүрүз бәйрәме узды

Балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, Яңа Бүләк авылының «Сәйлән» балалар бакчасында «Нәүрүз котлы булсын!» дип аталган күңел ачу чарасы булып үтте.

Алып баручы нәниләргә презентация ярдәмендә Нәүрүз бәйрәменең тарихы, уздыру тәртибе турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар «Нәүрүз» сүзенең фарсы теленнән «Яңа көн» дигән мәгънә белдерүен, аны 7 көн бәйрәм итүләре, өйдән өйгә йөреп теләкләр теләп йөрүләр турында белделәр. Шулай ук язгы табигать турында шигырьләр сөйләделәр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Үз вазыйфаларын ташлап китәргә теләмәгән Кыш бабайның бәйрәмгә килүе балаларны таң калдырды. Нәүрүзбикә һәм нәниләр Кыш бабай белән чын-чынлап көч сынаштылар: аркан да тартыштылар, яз турында җырлар да башкардылар, биюләр дә биеделәр. Ахырда Кыш бабай җиңелүен танып, Нәүрүзгә уңышлар теләп, үз патшалыгына таба юл алды. Бәйрәм кызыклы халык уеннары белән дәвам итте, дип хәбәр итте безгә Яңа Бүләк авылының китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев