Новотроицкое авылында җәй дәвамында төзелеш эшләре барганын газетаның алдагы санында язган идек инде. Биредәге объектларда районның өч төзелеш оешмасы эшли. «Кояшлы» дип исем биреләчәк ял паркын «Татмелиоводстрой» предприятиесе төзи. Бу - районда республика программасы кысаларында барлыкка килгән паркларның иң эресе. Объектның гомуми мәйданы 12,5 мең квадрат метрны тәшкил итә.
2015 елда ял паркы Яңа поселогында, 2016да Круглое Поле поселогында төзелгән иде. Быел исә программага Новотроицкое авылы кертелде. Биредә парк өчен урын авыл җирлеге бинасы, мәктәп, балалар бакчасы, күпфатирлы йортлар яныннан - халыкның иң күп йөри торган җиреннән сайланган. Шушында ук Бөек Ватан сугышы корбаннарына куелган истәлек һәйкәле.
Объект ике зонага бүленеп төзелә. Беренчесе - иҗтимагый зона - авылның гомуми чаралары, төрле даталарга, юбилейларга багышланган мәдәни программалар өчен булачак. Икенче зонаның мәйданы күпкә зуррак. Бу өлеш үзе генә дә 9600 квадрат метрны тәшкил итә. Ул элеккеге балалар мәйданчыгын да үз эченә ала. Әлбәттә, ул мәйданчык яңартылачак, кирәк икән, өстәмә уен элементлары куелачак. Шушы ук өлештә Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүне дә планлаштыралар Новотроицкоеда. Монда төрле спорт уеннары, ярышлар уздырырга да урыннар билгеләнгән. Паркта сәхнә куелачак, эскәмияләр тезеләчәк, велосипедта йөрергә яратучылар өчен махсус юллар салыначак. Биредә тротуарлар да гадәти түгел, түгәрәкләп яки бормалы итеп төзеләчәк. Бу - районда яңача проект белән төзелә торган беренче парк, шуңа күрә, беренче коймак төерле чыкмасын өчен, төзүчеләргә шактый тир түгәргә туры килә.
- Территориягә иң беренче эш итеп 12 мең куб метр балчык кына керттек. Бүгенгә ком, бетон ташып җәелгән, бордюрлар ясалган. Хәзерге вакытта эшчеләр брусчатка җәя. Ул яңа төрле, заманча технология кулланып башкарыла. Брусчатка түшәлә торган участок кына да 3516 квадрат метрны тәшкил итә, - ди подрядчы оешманың директоры Фәрит Гыйззәтуллин. Эшнең әлеге төре белән көн саен 25-30лап кеше шөгыльләнә. Подрядчыга барлык эшләрне вакытында башкарып чыгу өчен эшчеләрне читтән дә ялларга туры килгән.
Шулай ук бүген электр кертү белән шөгыльләнәләр. Анда 5 кеше җәлеп ителгән.
850 квадрат метр мәйдан велосипед юлы ясау өчен бүленгән.
Бүген объектта иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Территориядә төзелеш оешмасының дүрт «КАМАЗ» машинасы, 1 төяүче техникасы, 1 экскаваторы даими эшләп тора. «Паркны әле августка өлгертеп булмас, шулай да көзгә тапшырырга планлаштырабыз инде», - ди Фәрит Гыйззәтуллин.
Ял паркының ике зонасын шулай ук брусчатка түшәлгән тротуарлар тоташтырачак. Проектта керү урыннарына махсус аркалар кую да каралган. Кыскасы, якынча 1 меңләп кеше яшәгән авылда шәһәрләр көнләшерлек матур һәм уңайлы, үзенчәлекле ял паркы барлыкка килер дип көтелә. Ул Новотроицкоеның үзендә генә түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләр өчен дә хезмәт итәчәк.
Нет комментариев