Ноябрь ае озын ял көннәреннән башлана
Яңалыклар

Ноябрь ае озын ял көннәреннән башлана

Ноябрь башында ике мөһим бәйрәм булачак.

Татарстанда яшәүчеләр өчен ноябрьнең беренче атнасы кыска булачак: ике эш көне һәм биш ял көне. Чәршәмбе, 5 ноябрьдә, һәм җомга, 7 ноябрьдә эшләргә туры киләчәк (бәйрәм уңаеннан ике көн дә кыскартылачак). Гадәти ял көннәре шимбә һәм якшәмбедән тыш, татарстанлылар өчен 3 ноябрь(дүшәмбе), 4 ноябрь(сишәмбе) һәм 6 ноябрь(пәнҗешәмбе) ял көннәре булачак.

Шимбә, 1 ноябрь, эш көне булачак. Киләсе эш атнасы озын булачак – 6 көн.

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне-Россиядә рәсми дәүләт бәйрәме, ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә.

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне-Татарстанда ел саен 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм.

 

 


Нет комментариев