Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нинди генә борчу-мәшәкатең булса да, балалар алдында аны күрсәтергә һич ярамый

Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: «Балачактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Бу бөек сүзләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин. Билгеле, төп тәрбия гаиләдә салына. Гаилә - баланың оясы, ә балалар бакчасы...

Авыл җирендә яшәү - тагын бер бурыч өсти: тормышта, авылдашлар арасында үрнәк булырга, өйдә нинди генә авыр минутларың булса да, эшеңә килүгә син борчу-мәшәкатьләреңне онытып торырга тиеш буласың. Ни өчен дигәндә, бакчада сине күзләрен мөлдерәтеп карап торган кечкенә кешеләр көтеп тора, алар синең ярдәмгә, игътибарга, тәрбиягә аеруча да мохтаҗ. Нинди халәттә булуыңны балалар тиз аңлый. Төркемдәге бөтен баланы бергә йомарлап, күңелеңдәге җылыңны биреп, аңа бәхетле балачак бүләк итү, киләчәктә тормыш авырлыкларын җиңеп яшәрлек шәхес үстерү - һичшиксез, тәрбиячеләрнең аңлы, акыллы булуыннан тора. «Ләйсән» балалар бакчасында эшләүче барлык хезмәткәрләр дә тәрбияче дигән олы исемгә лаеклы. Аларның һәрберсенә дә изге эшләрендә зур уңышлар, хезмәт шатлыгы, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек телибез.

Гөлсимә Салихова,
Калмаш авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев