Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никахсыз балалар тууы арта

укай районында никахсыз ягъни рәсми теркәлми генә бергә яшәүчеләрдән туган балалар саны артуы борчуга сала. Сабыйларның якынча 40% тулы булмаган, әтиләрсез гаиләләрдә туа. Гомумән алганда, никахтан тыш туучы балалар республикада - якынча 16%ны тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Гражданлык актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина игълан итте.

 Ул гаилә институтының тискәре якка үзгәрүен белдереп болай диде: “Республикадагы һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә туа. Узган ел мондый сабыйлар туу 6518 булды, быел инде тулы булмаган гаиләдә 1973 бала туды. Берничә төбәктә теркәличә генә балалар саны арту дәвам итә. Мәсәлән, Тукай, Югары Ослан, Әлки районнарында бу сан  40%  чамасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев