Нибары 10 көн: «Якты юл» газетасына ташламалы бәядән язылу бара
«Якты юл» газетасы — яңалыклар чыганагы гына түгел, ул Тукай районы тормышының елъязмасы да.
Газетабызда һәр кеше үзе, күршеләре яки туган авылы турында теләгән мәгълүмат таба ала. Яраткан басмабызга язылу – яхшы гадәт санала. Моның белән тугры укучыларыбыз да килешә.

Шушы көннәрдә редакциядә алма төшәр урын да юк. Язылу чорының иң кызган чагы! Без исә «Якты юл» газетасына даими язылучыларыбыз белән аралашып алырга да җитештек. Чөнки аларның күбесе өчен мондый визит — формальлек кенә түгел, ә күпьеллык традиция һәм коллектив белән шәхсән аралашу мөмкинлеге дә.

«Мин Тукай районының балалар иҗат мәктәбендә эшлим. Бу өлкәдә хезмәт куюыма 35 ел булды инде! Бөтен районны, район кешеләрен беләм дип әйтә алам.
«Якты юл» газетасын да күп еллар дәвамында яздырам, яратып укыйм. Әле менә бүген дә язылырга дип, махсус килдем. Иң сөендергәне: газетаның соңгы санында хөрмәтле коллегам Дилшат Зиннатович турында олы гына мәкалә бастыргансыз. Менә бит нинди шатлык! Бу бит Дилшат Зиннатович дип куйдым! Үзеңнең хезмәттәшләрең турында укуы икеләтә рәхәт икән», – дип сөйләде безгә Түбән Суыксу авылыннан Лилия Мөхәммәтҗанова.
Искәртеп китәбез: 6 апрельдән 16 апрельгә кадәр район газетасына ташламалы бәядән языла аласыз!
Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Район яңалыкларын вакытында белеп бару өчен хәзер үк язылып куегыз!
Газетабызга ничек язылырга була соң?
Почта аша: теләсә кайсы элемтә бүлегендә яки авыл почтальоны аша.
Онлайн: өйдән чыкмыйча гына — «Россия Почтасы»сайтында.
Редакциядә: без сезне Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт адресы буенча көтеп калабыз.
Безгә кушылыгыз һәм райондагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев