Агымдагы елның 5 июлендә «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә насос станциясе торбасы суырып алып 10 яшьлек малай үлгән иде. 24 октябрь көнне район суды әлеге фаҗигадә гаепле дип табылган 54 яшьлек Нуретдин Минһаҗевка карата суд процессын башлады. «Прибрежный» бакчачылык ширкәте рәисенең техник мәсьәләләр һәм су белән тәэмин итү буенча урынбасары 109 маддәнең...
Агымдагы елның 5 июлендә «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә насос станциясе торбасы суырып алып 10 яшьлек малай үлгән иде. 24 октябрь көнне район суды әлеге фаҗигадә гаепле дип табылган 54 яшьлек Нуретдин Минһаҗевка карата суд процессын башлады. «Прибрежный» бакчачылык ширкәте рәисенең техник мәсьәләләр һәм су белән тәэмин итү буенча урынбасары 109 маддәнең 2 өлеше буенча - хезмәт вазифаларын тиешенчә үтәмәвенең кеше үлеменә китерүендә гаепләнә. Минһаҗев судта үз гаебен тулысынча таныды.
Тикшерү версиясенә караганда, 5 июль көнне малай әти-әнисе белән дачага ял итәргә килә. Әти-әнисе участокта булганда, ул су коенып алырга уйлый. Шул вакытта аны торба үзенә суырып ала.
Тикшерү барышында суд-медицина һәм молекуляр-генетик, шулай ук төзелеш-техник экспертизалар үткәрелде. Аларда техник җитешсезлекләрнең чыннан да булуы ачыкланды.
2015 елның җәендә бакчачылык ширкәте территориясендә Минһаҗев җитәкчелегендә буада су белән тәэмин итү системасына реконструкция ясыйлар, насос станциясенең суүткәргеченә өстәмә торбалар куялар. Гаепләнүче аларның куркынычсызлыгын тәэмин итмәгән, торбага чит объектларны кертмәү чараларын күрмәгән. 2016 елның 5 июле көнне Минһаҗев мотористның насосны һәм суҗыйгычны чүптән һәм ләмнән юдырганын тикшерә. Ләкин насосны кушар алдыннан буада су керүнең тыелуын кисәтү чараларын күрми. Ясалма суҗыйгыч су керү өчен җайланмаган була, ул бары тик бакча участокларын су белән тәэмин итү өчен генә файдаланыла. Моннан тыш, сулык янында коенуны тыючы аншлаглар да булмый.
Район судының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, утырыш барышында малайның әти-әниләреннән, «Прибрежный» бакчачылык ширкәте хезмәткәрләреннән һәм фаҗиганең шаһитләреннән сораулар алынды. Малайның әти-әнисе гаепләнүчегә карата гражданлык дәгъвасы бирде. Рухи зыян күләмен алар 55 млн сум дип бәяләде. Гаепләнүче ягыннан шаһитне чакыру өчен суд утырышы кичектерелде.
Икенче утырыш 25 октябрьдә үтте. Ул көнне гаепләнүчедән сорау алынды, эш материаллары тыңланды. Якларның фикерен тыңлау 28 октябрьгә билгеләнде, дип хәбәр итә район суды матбугат хезмәте. Әти-әнинең рухи компенсациягә дәгъвасы каралырмы, юкмы - бу да шул утырышта мәгълүм булачак.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев