Яңалыклар
Мәйданчыкта сыерчык оялары күзләрне иркәли
Җиһанда яз хакимлек итә. Җылы яктан безнең дусларыбыз - кошлар кайта башлады. Шул уңайдан, Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасында «Кошларга ярдәм ит» дигән махсус акция оештырылды. Сабыйларның әти-әниләре искиткеч матур кош оялары ясады. Денис Жарков, Леонид Куликов, Михаил Суров, Илдус Рәхимуллин, Алексей Полшков, Антон Санников, Тимур Баһавиев, Марат Фәйзрахманов, Анатолий...
Җиһанда яз хакимлек итә. Җылы яктан безнең дусларыбыз - кошлар кайта башлады. Шул уңайдан, Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасында «Кошларга ярдәм ит» дигән махсус акция оештырылды. Сабыйларның әти-әниләре искиткеч матур кош оялары ясады. Денис Жарков, Леонид Куликов, Михаил Суров, Илдус Рәхимуллин, Алексей Полшков, Антон Санников, Тимур Баһавиев, Марат Фәйзрахманов, Анатолий Новичковларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Хәзер безнең балалар бакчасы мәйданчыгында искиткеч матур сыерчык оялары эленеп тора. Укытучыбыз Радик Нурутдинов аларның һәрберсен аерым саклык белән агачлар башына урнаштырды. Аларга исә ерак кунакларыбыз - сыерчыклар инде килеп оялады, дип хәбәр итә безгә «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Әминә Гавсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев