Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай-Заводта төзекләндерелгән «Мәүләветдин чишмәсе» ачылды

Җирлегебез чишмәләргә бик бай. Салкын чишмә, Авзал, Фәрдетдин, Галәу, Сәлмән чишмәләре авылларыбыз кешеләрен дә, юлчыларны да тәнгә, җанга сихәт бирүче көмеш сулары, моңлы челтерәүләре белән сөендерәләр. Һәрберсенең үз сере, үз моңы, үз җыры. Шунысы куанычлы: чишмәләребез югалмый, онытылмый. Һәр елны чишмәләребез ремонтланып сафка баса. Узган елда авылыбызда Фәрдетдин чишмәсе төзекләндерелгән...

Шушы көннәрдә генә Мусабай-Заводның үзәк урамы уртасыннан ук агып ятучы «Мәүләветдин чишмәсе»н ачу бәйрәме узды. Яңа төсмер алган бу чишмә янына бик күп халык җыелган иде. Өлкән апа-абыйлар да, яшьләр дә, балалар да күп иде анда.

Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева авылдашларны бәйрәм белән котлады. Ул чишмәне төзекләндергән «Тукай җылылык һәм газ» оешмасы житәкчесе Мөсәнниф Хановка рәхмәтләрен житкерде.

- Изге чишмәләребез - безнең яшәү чыганагы, без аларның суын корытмыйк, пычранудан саклыйк, - дип халыкка мөрәҗәгать итте җирлек башлыгы.

Район хакимияте вәкиле - коррупция сораулары буенча район башлыгы ярдәмчесе Робис Гатиятуллин, шулай ук «Тукай җылылык һәм газ» оешмасы житәкчесе Мөсәнниф Ханов та, мусабайзаводлыларның шатлыкларын уртаклашып, аларны бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр.

Чишмә бәйрәме җыр-моң, шигырьләр белән үрелеп барды. Шул чишмә суларын эчеп үскәнгә күрәдер, җирлек җырчыларыбыз да моңлы безнең. Нәзирә апа Зарипова, Сөмбел Зарипова, Файсал Кәлимуллин, Люзия Гыйльметдинова, Айнур Шакирҗановлар, балалар челтерәп аккан чишмә тавышын хәтерләткән матур тавышлары белән дәртле дә, моңсу да җырларын бүләк иттеләр. Халык аларны алкышларга күмде. Авылыбызның «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәмебездә ямь өстенә ямь булдылар. Нәниләр белән беррәттән, мәктәп укучылары Диләрә, Карина, Аделина да чишмә турында берсеннән-берсе матур, эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр.

Бәйрәмгә килүчеләр коймак белән тәмле чишмә суыннан кайнатылган чәйдән сыйландылар, дәртле бию көенә рәхәтләнеп биеделәр.

Чишмәле авыл - ул җырлы, моңлы, илһамлы һәм тарихлы авыл. Район җитәкчелегенең төбәгебез чишмәләренә күрсәткән игътибары өчен чиксез рәхмәт әйтәбез. Җир куеныннан бәреп чыккан саф сулы чишмәләребезне карап, саклап, чистартып торыйк. Салкын суыннан җаныбызга шифа алыйк.

Гөлшат Салихова,
Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев