Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында муниципаль хезмәткәрләр бүләкләнде+ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә районда муниципаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үттеләр. Эшләрендә аерата уңышларга ирешкәннәргә бәйрәм барышында дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырылды. Өч хезмәткәр ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакировның бүләгенә ия булды. Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова «2016 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» дипломы, Круглое Поле авыл...

Кичә районда муниципаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үттеләр. Эшләрендә аерата уңышларга ирешкәннәргә бәйрәм барышында дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырылды. Өч хезмәткәр ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакировның бүләгенә ия булды. Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова «2016 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» дипломы, Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева - Рәхмәт хаты, район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Писаревка Мактау грамотасы тапшырылды. Район башлыгы Васил Хаҗиевның Мактау грамотасына Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина, Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов, «Контроль-исәп палатасы» рәисе Наталья Парамонычева, төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге баш белгече Дамира Мәдьярова лаек булды. Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Кадрия Госмановага һәм Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Кәлимуллинага район башлыгының Рәхмәт хаты бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев