Мунчаларны артык кыздырмагыз
Яңалыклар

Мунчаларны артык кыздырмагыз

17 январь көнне районда ике авылда мунча яну очраклары теркәлде.

Төнге сәгать 3тә янгын сүндерүчеләр Игенче авылыннан хәбәр ала. Биредә Үзәк урамда урамда урнашкан бер йортта ут чыккан була. Сәбәбе – мунчаның төтен чыгу торбасы төзек булмау. Нәтиҗәдә мунча үзе, аңа терәлеп торган хуҗалык кирәк-яраклары блогы яна. Якындагы металл гаражның эчендәге әйберләргә зур зыян килә.
Көндезге сәгать 3 тулганда исә Сәет авылының Луговая урамыннан шалтыраталар. Биредә кызган мичтән түшәмгә ут капкан. 

/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев