Яңалыклар

«Мәшәкатенә караганда, рәхәте күбрәк», – ди дүрт бала анасы Гүзәлия Гыйльфанова

Билгеле булганча, 2017 елның 18 декабрендә Россиядә гражданлык хәлләрен теркәү идарәсе оешуга 100 ел тулачак. Шушы уңайдан юбилей елы агымында гаилә, мәхәббәт, тугрылык белән бәйле чаралар үткәрү планлаштырылган. Без дә шул форсаттан файдаланып, районда яшәүче күп балалы гаилә белән очрашырга булдык. Район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина әле...

- Әле бүген генә сабыебызга исем куштырдык, - дип каршы алдылар мине Гүзәлия һәм Фәнил Гыйльфановлар. 9 февраль көнне бу гаиләдә олы бәйрәм булган - кызлары Динара дөньяга аваз салган. Бәхетле әти-әни өчен ул - дүртенче бала.

Кунакны каршы алырга дип чыккан әнисенең итәгенә ябышкан ике сабые да күренде. Бу - Гыйльфановларның олы уллары Артур һәм кызлары Таңсылу. Мин килгән мәлдә өченче кызлары Чулпан үз бүлмәсендә йоклый, ә иң төпчек кызлары - тууына 10 көн генә булган Динара бишегендә иде.

Гүзәлия белән Фәнил икесе дә тумышы белән «Татарстан» совхозы поселогыннан. Кечкенәдән үк бер-берсе белән таныш булуга карамастан, якыннан аралашмыйлар. Тик элеккеге «Весенний» совхозында бергә эшли башлагач кына (биредә Фәнил - слесарь, Гүзәлия - яшелчәче булып эшли), бер-берсенә игътибар итәләр. Тормыштан нәрсә теләвен аңлаган Фәнил яшь кызның киләчәккә булган уй-хыялларын төптән үзгәртә дә куя. Гүзәлия дә Фәнилне чибәрлеге, эш сөючәнлеге белән әсир итә. Ике ел йөрешкәннән соң, алар өйләнешергә дигән карарга киләләр.

- Мәхәббәт җимешләребез - Артур 2011 елда туды, 2013 елда - Таңсылуны, ике ел үткәннән соң - кызыбыз Чулпанны алып кайттык. Ә менә күптән түгел Динарабыз туды, - ди бәхетле әни.

Гадәттә, күп бала табып үстерү элек-электән авыл кешесенә хас булган. «Йорт-җирең иркен, бакчаңда - бәрәңге, абзарыңда - сыерың бар икән, авыл җирендә үсәләр ул балалар, бернәрсәсе дә юк», - дияргә ярата авыл картлары.

- Шәһәрдә ипотекага алынган ике бүлмәле фатирыбыз булса да, ике балабыз шәһәрдә балалар бакчасына йөрүгә карамастан, җай чыгу белән авылга кайтырга тырышабыз, туган як үзенә тарта. Балаларга да авыл тормышы бик ошый. Бөтен туганнарыбыз да монда. Әле каенатам Фәрит тә биредә. Ул да бар күңелен биреп, оныкларны тәрбияләүдә булыша, - ди Гүзәлия.

- Әйтик, биредә без җиде кеше яшибез. Тору урыныбыз кысынкы, кеше күп, дип зарланганыбыз юк, бер-береңә карата мәхәббәт булганда, яныбызда сабыйларыбыз бөтерелгәндә, безгә берни кирәк түгел. Аллага шөкер, тормышыбыз бизәкләре күзгә күренеп үсеп килә. Дүртенче сабыем туу сөенеченнән бәхетнең җиденче катында булдым, дисәм дә ялган булмас. Һәрберсе зарыгып көтеп алынган бала аның. Иртән шәһәргә эшкә барышлый, балаларны балалар бакчасына кертеп куям, эштән кайтышлый - кереп алам. Төнге сменалар туры килгәндә, Гүзәлия балалар белән кала инде. Ул чакта янәшәсендә Фәрит әтием була, сеңелкәше дә булышырга дип килгәли. Өлкәнрәк балаларым - Артур белән Таңсылу сеңелләрен карарга булышалар. Моннан тыш өйдәге вак-төяк эшләрдә дә һәрдаим ярдәм итәләр, Аллага шөкер. Аларның кечкенәләрне һәм өлкәннәрне хөрмәт итүләрен күреп күңелем сөенә, дөрес тәрбия бирә алганбыз, дип үзебез өчен горурланып куям. Буш вакыт булганда, бөтенебез бергә җыенып бассейнга, зоопаркка йөрергә яратабыз. Әле хуҗалыкта үзебезнең бакча бар, - дип сөйләде Фәнил.

Һичшиксез, дүрт баланы тәрбияләү, күзле-башлы итү өчен өчен акча да, вакыты да, көче дә кирәк. Авырлыклар буламы соң дип сорагач, бәхетле әти-әни: «Мәшәкатенә караганда, рәхәте күбрәк», - дип җавап бирделәр. Менә нинди була икән ул күп балалы бәхет, дип уйлап куйдым эчемнән.


Нет комментариев