Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җөмһүриятебез дәүләт гербына – 25 ел

Бүген, 2017 нче елның 7 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Гербы кабул ителүгә 25 ел тулды. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар...

Бүген, 2017 нче елның 7 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Гербы кабул ителүгә 25 ел тулды.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган.

Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора. Татарстан Республикасының гербы Татарстан флагының төсләре белән ясалган, һәм ул түгәрәк формалы. Гербның үзәк образы - канатлы барс - элеккеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Республикасы гербындагы Ак барс - республиканың һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.

Ак барс кызыл кояш җирлегендә урнашкан. Кояш - элеккеге заманда күп халыкларның баш тәңреләре булган. Татарстан гербындагы кызыл кояш хәерле күренеш, уңыш, бәхет, яшәешне аңлата.

Ак барсның сул ягындагы түгәрәк калкан Татарстан Республикасы гражданнарының икътисади, хокуки яктан саклану астында булганнарының билгесе.

Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш - кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка - ак, янтавындагы түгәрәк - яшел, калкан, бизәк һәм "Татарстан" язуы - алтын төс белән ясалган.

Кашкарый җөп санлы таҗлары белән мәңгелек яшәү чишмәсен, гомернең озынлыгын һәм озын гомер теләвен аңлата.

Барсның күтәрелгән алгы уң аягы - югары хакимиятнең бөеклегенә ассызымлаган традицион геральдик ишарә. Ул шулай ук эшнең уң аяктан башланганын, Татарстанның яңарыш юлындагы баруының хәерлесен аңлата.
Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм химая иткәннәрен дә яклый алуын белдерә.
Барсның җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктә дә булуын аңлата.
Барсның койрыгының торышы яхшы кәефне, дуслыкны белдерә.
Татарларда популяр булган яшелчә орнаменты һәм ләлә чәчәге Татарстанның тууын, язгы табигатьнең уянуын символлаштыра.
Өч алтын түгәрәк гербны өч дәрәҗәдә чолгый. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Төсләрнең символик билгеләре:
алтын төс - нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы;
яшел төс - язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы;
ак төс - Татарстан кешеләренең чиста уйлары;
кызыл төс - Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы;
Татарстан Республикасының гербы әхлак байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомумкешелек сыйфатларны раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев