Мөмкинлекләре чикле, ләкин киләчәккә планнары чиксез
Кайвакыт физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне сау-сәламәт булган башкаларга үрнәк итеп куярга була. Инвалид коляскасында утырган килеш үз гаиләсенә таяныч булучы, үзләрен кирәкле итеп тоеп, башкаларга ярдәм итеп яшәүче кешеләр дә бар. Кече Шилнә авылында яшәүче Виктор Кайнов әнә шундыйлардан.
Әле яңа 30 яшен тутырган егет үзен бер дә тормыш тарафыннан кыерсытылган дип исәпләми. Киң җилкәле, йөзгә чибәр, әкиятләрдәге пәһлеваннар сыман таза егетнең какшамас, чыдам икәнлеге чәчрәп тора.
15 ел элек Виктор бәхетсезлеккә очраган, умыртка сөягенә зарар килгән. Бу бәхетсезлек олы тормышка аяк басарга өлгермәгән 15 яшьлек егетне аяксыз калдырган, аны инвалид коляскасына «бәйләп» куйган. Бу вакытта һәртөрле кирәкле ярдәмне газиз әнисе күрсәтә: ашата-эчертә, киендерә-чишендерә, коляскада этеп йөри. Кыскасы, җир җимерердәй егет бер мәлдә «җанлы» курчакка әверелә. Алда хастаханәләрдә ятулар, реабилитация үзәкләрендә тернәкләнү курслары узулар, иге-чиге күренмәс булып тоелган дәваланулар...
- Күңел төшенкелеге, җан тынычсызлыгы, йөрәк әрнү кебек хисләр кичердем. Сау-
сәламәт кешенең башына беркайчан да килә алмаслык тискәре, борчулы уйлар килә иде. Яшермим, авыр булды. Башка кешеләр кебек кибетләргә, күңел ачарга, кунакка йөрисе килә, әмма, аяклар хәрәкәтләнми. Бер мәлне мин айнып киткәндәй булдым. Туктале, мин әйтәм, нигә шулкадәрле төшенкелеккә биреләм?! Баш исән, куллар эшли. Бу халәтем белән килешергә туры килде. Аягыма басмадым, ә менә тормышны гөрләтеп алып барырлык көч таба алдым үземдә. Ярый әле газиз әнием, дусларым һәрвакыт янәшәмдә булдылар. Алар миңа яңадан яши башларга рухи көч бирделәр, этәргеч булдылар, - ди Виктор.
Бүгенге көндә Виктор кул идарәсенә көйләнгән үз машинасында шофер булып эшли. Тулысынча үз гаиләсен, әнисен һәм сеңлесен туйдыра. Җәй айларында заказлар алып, үз куллары белән агачтан эскәмияләр, чатырлар, таганнар эшли. Үз ихатасында да тавык кетәге, куяннар өчен махсус оялар ясап куйган. Әле алай гына да түгел, өй эчендә үзенә коляска белән йөрергә җиңел булсын өчен төрле җайланмалар, күтәрелешләр җайлаган.
Викторның тагын бер шөгыле - баскетбол белән мавыгу. Физик яктан һәрвакыт нык булган егет 3 ел элек әлеге спорт төре белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлаган. Аның кубок-медальләренең, грамота-дипломнарының иге-чиге юк.
Әле Викторның янәшәсендә аның хатыны - гүзәл, зифа Сиренасы бар. Ул ире Виктор өчен сердәшче дә, иң якын дусты да, барлык башлангычларын хуплаучы да. Сиренаның иренә карата ягымлы карашына, мәхәббәт тулы җылы сүзләренә сокланмаслык түгел.
- Физик мөмкинлекләрем чикле булса да, киләчәккә планнарым бернинди кысалар белән дә чикләнмәгән. Алла бирса, Сирена белән бәбәй алып кайтырга, үз өебезне салырга планлаштырабыз. Янәшәмдә изге күңелле, минем эчке дөньяны аңлаучы кешеләр булганда яшәү дә рәхәт. Тормышны яратып яшим. Шуның белән бәхетле мин, - диде саубуллашканда Виктор Кайнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев