Мәләкәс елгасына пычрак кар ыргытканнар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районындагы Мәләкәс елгасына пычрак кар ыргытылуын ачыклаган. Күпердән елгага төшерелгән карның реагентлы икәнен исбатлау өчен лаборатория белгечләре тикшерү уздырган. Су объектларын саклау таләпләрен бозган кешеләр җаваплылыкка тартылачаклар, дип хәбәр итә Министрлыкның рәсми порталы. Бүгенге көндә Татарстанда 68 санкцияләнмәгән...
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районындагы Мәләкәс елгасына пычрак кар ыргытылуын ачыклаган.
Күпердән елгага төшерелгән карның реагентлы икәнен исбатлау өчен лаборатория белгечләре тикшерү уздырган. Су объектларын саклау таләпләрен бозган кешеләр җаваплылыкка тартылачаклар, дип хәбәр итә Министрлыкның рәсми порталы.
Бүгенге көндә Татарстанда 68 санкцияләнмәгән кар өемнәре ачыкланган (узган елда - 207). Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы карны бары тик махсус урыннарга гына өяргә кирәклеген искәртә. Законсыз кар өемнәрен ачыклау чаралары көндез дә, төнлә дә дәвам итә, дип хәбәр итә Экология министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев