Мәләкәс елгасы яры тагын да чистарды
Очрашу урынын үзгәртергә ярамый. Бу юлы да Мәләкәс елгасы ярының Иске Җирекле һәм Мәләкәс авыллары арасыннан үтә торган урынын җыештырырга Гүзәл Красноперова җитәкчелегендә «Мусора. Больше. Нет. Набережные Челны» экологик хәрәкәте егетләре һәм кызлары чыкты. Иске Җирекле буасы елдан-ел чистара бара. 11 июньдә үткән өмәдә яр буе зонасының 400 метрга якын...
Очрашу урынын үзгәртергә ярамый. Бу юлы да Мәләкәс елгасы ярының Иске Җирекле һәм Мәләкәс авыллары арасыннан үтә торган урынын җыештырырга Гүзәл Красноперова җитәкчелегендә «Мусора. Больше. Нет. Набережные Челны» экологик хәрәкәте егетләре һәм кызлары чыкты.
Иске Җирекле буасы елдан-ел чистара бара. 11 июньдә үткән өмәдә яр буе зонасының 400 метрга якын арасы чүптән арындырылды. Ул көнне ике чүплек юкка чыгарылды. Берсе инде күптәннән җыелып торган, икенчесе - соңгы вакытта гына барлыкка килгән чүплек. Ул көнне Миннеханов фермер хуҗалыгы биргән трактор прицебы һәм 45 капчык чүп белән тулды, 15 капчык икенчел чимал «Бренд» җәмгыятенә эшкәртүгә җибәрелде.
Кинәт нык итеп яңгыр ява башлауга да карамастан, өмәдә катнашучыларның берсе дә таралмады. Яңгыр үтеп, кояш чыкканнан соң җыештырылган аланда яшьләр үлән чәе белән сыйландылар, һәр катнашучыга пакет белән бакча чәчәкләре орлыклары бүләк ителде. Фикерләр белән уртаклаштык, киләчәктә тормышка ашырырга яңа экологик идеяләр барлыкка килде.
Территорияне чүптән чистартуны кемдер авыр шөгыль дип санаса да, безнең яшьләр аны арымаслык һәм кызыклы итеп оештыра белә. Аларның барысына да зур рәхмәт, дип яза Мәләкәс авылыннан Эльвира Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев