Әҗмәкәйлеләр «Аулак өй»гә җыелды
Күптән түгел Әҗмәкәй авылында «Аулак өй» дип аталган бик матур кичә уздырылды. Бу авыл халкының үзенә генә хас гадәтләре, көнкүреш үзенчәлекләре бар. Алар элеккеге заманнардан алып бүгенгәчә сакланып килә. Әҗмәкәйлеләрнең телендә «дагын», «дәген» кушымчалары еш ишетелә. Шулай ук һәркайсы үзләреннән аз гына олы кешеләргә дә «апа», «абый», ә үзләреннән кечерәк...
Кичә уздырыласы сәхнә бик җентекләп бизәлгән. Оештыручылар бу эшне өлкән буын апа-абыйлардан сорашып башкардылар. Бигрәк тә үзенең 87 яшьлек әнисе - тыл ветераны Фәния апа белән Гөлсем Төхбәтуллинаның, өлкән яшьтәге авылдашыбыз Зәйнәп апаның ярдәме зур булды. Сәхнәгә чигүле ашъяулыклар, кулъяулыклар эленде. Чиккән сөлгеләрне, идән-сәке паласларын Әлфия Хәлилова һәм Рәмзия Сәхәбиева әниләренең истәлекләре итеп саклаганнар. Эш коралларыннан палас сугу җайланмасы, ярма яргыч, җәмки, урак, күмер чүлмәге булса, өй җиһазларыннан челтәрләп эшләнгән сандык, чиккән мендәрләр, борынгы тәлинкә-калаклар, куыклы лампаларны Вәлкәевләр гаиләсе бик зәвык белән урнаштырып бирделәр.
Һәр гаилә гореф-гадәтләрне үзенчә саклый. Әлфия Хәлилова әнисенең язган шигырьләрен ядкәр итеп саклаган, ул әнисе язган шигырләрне укып, йөрәк кичерешләрен авылдашларына җиткерде.
Бәйрәмдә яшь кызлар булып уйнаган ханымнар Рәмзия Сәхәбиева, Гөлсем Төхбәтуллина, Әлфия Хәлилова, Гөлфая Фәрваева, Гөлфирә Гыйльфанова дәртләнеп рольләренә кереп киттеләр. Башларына ап-ак яулыкларын чөеп бәйләп, кулдан бәйләгән йон оекбашлар киеп, шул замандагыча төенчекләр тотып сәхнәгә килеп кергән «артистларга» җыелган халык бик сокланды. Борынгы көйләр, гармун моңы яшьләрнең дә, картларның дә күңелләрен нечкәртте. Борынгыдан калган гадәт буенча, сигезле һәм күмәк биюләргә залда утыручылар да бик теләп катнаштылар. Икетуган Наил белән Илнар Зариповларның моңлы тавышлары Наилнең әтисе Касыйм абыйның борынгыча сузып-сузып җырлавын искә төшерде. Гөлфия, Әлфия, Рәмзия, Зөлфия, Флүрә, Алмазия, Резидә ханымнарны авылыбызның сандугачлары дип атадылар. Өлкән буын агай-апаларның моң тулы күңелләрендә узган гомерләрен искә төшерердәй хатирәләр тибрәлде. Вәфис белән Рифкатьнең кара-каршы биюенә залдан кушылучылар да табылды. Ә Мөслимә апа Хуҗинаны бәйрәмне алып баручы Нурсилә Бикмөхәммәтова биергә үзе чакырып чыгарды. «Бер картлыкта - бер яшьлектә», - дип тыпырдады 86 яшен тутырган тыл ветераны Мөслимә апа.
Гореф-гадәт буенча «кыз урлау», «килен төшерү» йолаларын да искә төшереп үттеләр бу кичәдә. Әлеге бәйрәмдә «артистларыбыз», ул замандагы күршеләребез Яңа Гәрдәле авылы керәшеннәре җырлаган «Суда балык йөзәдер» җырын җырлап, аларча тыпырдадылар.
Бу көнне Әҗмәкәй авылыннан төрле сәбәпләр аркасында чыгып киткән апалар, үзләренең яшь чакларын искә төшереп, илһам дөньясында йөзделәр. Алар арасында инде туган авылларының мәдәният йортына кырык елдан артык аяк басмаганнары да бар иде. Бәйрәм ахырында бер-берсенә тугрылык саклап 50 елдан артык бергә гомер кичерүче гүзәл парларны котладылар. Заһит абый белән Флүрә апа Зариповлар, Шайхенур абый белән Әнисә апа Галимҗановлар, Зөфәр абый белән Гөлсәрия апа Гәрәевлар, Әмирҗан абый белән Әнисә апа Әхмәтҗановлар һәм Фәхрислам абый бәлән Гөлйөзем апа Фәрваевларга «Аулак өй» бәйрәме уңаеннан әзерләнгән «Язылышу актлары»н Әҗмәкәй авыл җирлеге депутаты Равил Төхбәтуллин белән «Ел хатын кызы бәйгесе - 2012» җиңүчесе Әнисә Әшрапова тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәмне оештырырга булышкан Нурсилә Бикмөхәммәтовага, Алмазия Зариповага, Илнар Зариповка, Рәмзия Сәхәбиевага, Әлфия Хәлиловага, Гөлсем Төхбәтуллинага, Зилүс Фәрхетдиновка олы рәхмәтләрне әйтәсе килә, дип яза безгә Әҗмәкәйдән Әнисә Әшрапова.
Ләкин шунысы гына күңелне кимсетә, мондый чараларны уздыру өчен мәдәният йортында шартлар җитми. Мәдәният йортына мөдир, музыка аппараты кирәк. Мәдәни чаралар авыл кешесенә бик кирәк һәм аларның заман таләпләренә туры килүе шарт. Билгеле инде, ремонтсыз бу бина, һичшиксез, бөтенләй эштән чыгар. Әлеге актуаль мәсьәләнең чишелеше булыр микән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев