Яңалыклар

Мини-футбол уйнар өчен махсус спорт мәйданчыгы ачыла

Бүген, 8 август көнне, кичке сәгать 18.30да Яр Чаллының «Төзүчеләр» стадионында спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы була. Мәйданчык Мәләкәс елгасы буенда урнаша. «Строитель» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тирәсендә мини-футбол уены өчен спорт мәйданчыгын нәкъ бүген ачу юкка гына түгелдер. Ни өчен дигәндә, 9 август көнне барлык спорт сөюче тзүчеләр үзләренең...

Бүген, 8 август көнне, кичке сәгать 18.30да Яр Чаллының «Төзүчеләр» стадионында спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы була. Мәйданчык Мәләкәс елгасы буенда урнаша. «Строитель» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тирәсендә мини-футбол уены өчен спорт мәйданчыгын нәкъ бүген ачу юкка гына түгелдер. Ни өчен дигәндә, 9 август көнне барлык спорт сөюче тзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

«Бердәм Россия» сәяси партиясе башлангычы белән эшләп килүче физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзү программасы республикабызның барлык районнарында да башкарылачак. 2014 елның ахырына кадәр Татарстанда 319 шундый мәйданчык эшли башлаячак. Бу турыда тулырак репортажны газетабыз битләрендә укый алачаксыз.

Нет комментариев