Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә Бәтке балалары да катнашты

Республикада инде унберенче елын үткәрелүче «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә быел без дә катнашырга уйладык. Мәктәптә уздырылган бу чара 356 укучыны, 36 укытучыны, «Алёнушка» балалар бакчасыннан 240 баланы һәм 38 хезмәткәрне берләштерде, дип хәбәр итәләр газетага татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлсинә Якупова һәм Рамилә Шәрапова.

Беренче эш итеп, туган тел атналыгында төрле чаралар үткәреп, укучыларның барысын да бу эшкә җәлеп иттек. Аларда укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелде. Мәктәбебездә төрле милләт балалары укуын истә тотып, чаралар татар һәм рус телләрендә барды, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.

Атналыкны татар теле һәм рус теле укытучылары, китапханәче, сыйныф җитәкчеләре оештырды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Табышмак әйтәм - тап» дигән исем астында викторина уздырылды. Викторинага җаваплар эзләү укучыларны китапларны күбрәк укырга этәрде. 1-4нче сыйныф укучылары «Әкият геройлары бездә кунакта» дигән рәсемнәр күргәзмәсендә катнаштылар. 5-8нче сыйныф укучылары татар телчеләре белән берлектә «Күп укыган күп белер» дигән темага стена газеталары эшләделәр.

Муса Җәлилнең юбилеена багышлап «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дигән әдәби музыкаль кичә уздырылды. Һәр сыйныфта «Теле барның - иле бар!» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Акция кысаларында мәктәп укучылары укытучылары белән бергәләп төрле уку йортларына, элемтә бүлекләренә, сәүдә үзәкләренә барып, һөнәр ияләре белән очраштылар, телебез турында төрле әңгәмәләр кордылар, татар теле сүзлеге язылган буклетлар, эмблемалар бүләк иттеләр.

Укучыларыбыз «Аленушка» балалар бакчасы нәниләре янына барып, алар белән «Туган телем - иркә гөлем» дигән темага ачык чара үткәрделәр.

Шушы көннәрдә укучылар белән мастер-класслар оештырылды. 6«А» сыйныф укучысы Руслан Камалетдинов сыйныфташларына лобзик һәм такта ярдәмендә акциянең эмблемасын ясап күрсәтте. 8 сыйныф укучысы Алия Вәлиева 6«А» сыйныф кызларына эмблеманы җептән бәйләргә өйрәтте. 4«А» сыйныф укучылары Антон һәм Андрей Антоновлар акциягә багышланган рэп башкардылар.

Шулай ук мәктәптә татар теленә багышланган квест оештырылды. Бу чарада рус сыйныфларында белем алучы сигезенчеләр катнашты. Чара барышында татар телендә мәкальләр, табышмаклар әйтелде, рус һәм татар телләрендә лингвистик викторина уздырылды, язучыларның һәм шагыйрьләрнең иҗатларына багышланган сораулар бирелде. Укучылар җавап дөрес булмаса борчылдылар, дөрес итеп әйтсәләр самими шатландылар. Ә җанатарлар аларга көч биреп тордылар.

8 сыйныф укучысы Полина Ширшова язгы каникул көннәрендә Санкт-Петербургта булып кайтты. Ул анда сораштыру үткәргән. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесенең татарча белмәве, ләкин шул ук вакытта аларның бу телне өйрәнәселәре килүе ачыкланган. Полина аларга Татарстанда үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе турында сөйләгән һәм онлайн «Ана теле» проекты эшләвен, шуның ярдәмендә татар телен өйрәнергә мөмкин булуын аңлаткан, аларга акциянең сүзлекләрен тараткан.

Мәктәптә шулай ук барлык укучыларыбыз катнашында флеш-моб оештырылды. Һәрбер укучының кулында шарлар, кәгазьгә ясалган эмблемалар иде.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, бу акциядә катнашып, без туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрдек, аның кирәклегенә басым ясадык дип уйлыйбыз. Балаларга исә татар телен өйрәнергә зур этәргеч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев