Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Милләтләр кроссы-2022»

Яңа поселокның чаңгы-биатлон базасында «Милләтләр кроссы-2022» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Спортчылар яшь төркемнәре буенча берничә номинация буенча ярыштылар.

Ярышта катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җылы сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, массакүләм спорт чаралары физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә өйрәтә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Аннан соң район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гарипов ярышларның регламентын игълан итте.

Күк канцеляриясе карары ярышларда катнашучыларга бик ошады: кара болытларга карамастан, яңгыр яумады. Шулай да һава торышы ярыш маршрутына үз төзәтмәләрен кертте. Быел йцгеръ ярышлары асфальт юлда гына барды. Яшь укучылар бер километр озынлыкта бер әйләнеш йөгерделәр, өлкәнрәк балалар һәм өлкәннәр ике километрлы дистанциядә көч сынаштылар. Район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре яхшы әзерлекне күрсәттеләр. «Өченче яшь»вәкилләре дә сынатмады,

Бер көн элек районның барлык авыл җирлекләрендә һәм мәктәпләрендә спортның бу төрендә иң көчлеләрне ачыклау өчен йөгерү буенча ярышлар узды. Быел «Милләтләр кроссы» нда районыбызның 4694 спортчысы катнашты. Моннан тыш, ата-аналар, әби-бабайлар, тренерлар арасыннан җанатарлар да күп иде.

Иң яхшыларның иң яхшыларына ярышны оештыручылар әзерләгән призлар тапшырылды.

Без ярышларда катнашучылар белән бәйгесе хакында гәп корып алдык.

Равис Дусадбәков, Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы:

-Безнең җирлек командасы 15 кешедән тора. Без районда үткәрелә торган барлык спорт-массакүләм чараларда актив катнашабыз, яхшы нәтиҗәләр күрсәтәбез. Һичшиксез, үзем дә йөгерәм.

Илгизә Хәкимова, район Советының оештыру бүлеге начальнигы:

-Бүген әлеге чарада район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаша. Һәркемнең кәефе күтәренке. Һава торышы бик шәп, бу сөендерә.

Флера Вилданова, балалар бакчасы тәрбиячесе, Теләнче-Тамак авылы:

-Минем өчен ярышта катнашу – чын бәйрәм. Мин бик теләп йөгерәм. Йөгерү-спорт. Йөгерү-сәламәтлек. Йөгерү-хәрәкәт. Безнең бөтен тормыш хәрәкәт.

Малика Вилданова, укучы, Яңа поселок:

-«Милләтләр кроссы» нда сыйныфташларым һәм башка мәктәп кызларым белән бергә йөгерәм. Җиңүгә бик өметләнәм. Ярышларны бик яхшы оештырганнар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев