Яңалыклар

Менә сиңа мә!

Россия генпрокуратурасы юл камераларыннан килгән ялган штрафларны  гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.

Ни өчен? Эш шунда – 2021  елда төбәк прокурорлары автомат теркәү комплексларының  эшен тикшерде. Алар юлларда урнаштырылган фото-видео камераларның еш кына «хокук бозуларны кисәтү өчен түгел, ә төбәктәге власть  органнары һәм эшкуарлар тарафыннан өстәмә табыш алу максатыннан» файдаланылуын ачыклады, дип белдерәләр генераль прокуратурада. Ведомство зыян күргән машина йөртүчеләрнең мөрәҗәгать итүен көтеп тормыйча, ялган штрафларны юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк төзәтмәләр әзерли.


Нет комментариев