Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният бүлеге җитәкчесе авыл тормышын аңларга теләми

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев яңадан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарованы бастырды. - Тәнкыйтькә дөрес нәтиҗә ясамадыгыз, - диде Васил Гариф улы. Узган атнада хакимияттәге киңәшмәдә район башлыгы мәдәният бүлегенең урып-җыю эшләренә сүлпән каравын, агитбригадаларның кырда күренмәвен тәнкыйтьләде. «Уракта һәркем көченнән килгәнчә катнашсын, ул санаулы көннәр, икмәк барыбызга...

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев яңадан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарованы бастырды.

- Тәнкыйтькә дөрес нәтиҗә ясамадыгыз, - диде Васил Гариф улы.

Узган атнада хакимияттәге киңәшмәдә район башлыгы мәдәният бүлегенең урып-җыю эшләренә сүлпән каравын, агитбригадаларның кырда күренмәвен тәнкыйтьләде. «Уракта һәркем көченнән килгәнчә катнашсын, ул санаулы көннәр, икмәк барыбызга да кирәк», - диде Васил Гариф улы.

Бу җаваплы көннәрдә урындагылар гына түгел, республика җитәкчеләре дә кырлардан кайтып керми. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кыр эшләрен төшереп Инстаграмга куйган видеосы меңләгән карау җыя. Ул безнең газета сайтында да бар. Урып-җыюда ветераннар, мәктәп яшендәге балалар актив катнаша. Хәтта инвалидлар да эшкә алынды дип, җиткерде шул ук киңәшмәдә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов. Кемнең көченнән килә ындыр табакларына ашлык кайтканда булышу - ул авылның электән килгән күркәм гадәте. Күп хуҗалыкларда эш күптән механикалаштырылса да, көрәк, себерке тотып эшләнә торганнары да табылып тора. 1 сентябрьдән мәктәпләрдә укулар башлана, төп ярдәмчеләр белем йортларына таралачак. Аларны кемнәр алмаштырыр?

«Ярыш» хуҗалыгында ындырда эшләгән укучы балаларны чәй табыны әзерләп, күңелләрен күреп, укырга озаттылар. Ындыр табагы мөдире Илгизә Нуруллина аларга җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Эшләп үскән бала әти-әнисенә дә игелекле була.

Хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров әйтүенчә, аларны бухгалтерия, социаль яклау, мәдәният тармагы хезмәткәрләре алмаштырачак.

Урак ул әнә шулай бар авылны бер йодрыкка туплый торган вакыт. Һәр аяз көнне, һәр мизгелне кулдан ычкындырмый эшләсәк кенә быелгы үзенчәлекле уракны уңышлы башкарып чыгарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев