Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәхәббәт тарихы

Беләсезме, бриллиантның төп критерие нинди? Чисталык һәм үтә күренмәлелек — вакыт сынаган чын мәхәббәт нәкъ менә шулай балкый.

Белоус авылыннан Фирстовлар - Иван Михайлович һәм Клавдия Михайловнаның 60 еллык мәхәббәте шундый ук сирәк һәм кыйммәтле булды.

Алтмыш ел бергә – бу  сан гына түгел, ә тугрылык, җылылык һәм үзара ярдәм белән тулы бер чор. Аларның тарихы Чаллы районында башлана, әмма язмыш аларны вакытлыча аера: Иван Михайлович Курган өлкәсендә хезмәт куя, ә Клавдия Михайловна Сарапулда укый һәм эшли.

1964 ел алдыннан икесе дә туган якларына әйләнеп кайталар, нәкъ менә шунда хәлиткеч очрашу була да инде. Клавдияне шат күңелле һәм зифа буйлы егет үзенә гашыйк итә, ә Иванны аның тавышы сокландырды — ул Яңа ел төнендә ул «Глупое детсво прощается со мной» җырын башкара. Менә шулай башланып китә мәхәббәт тарихы һәм 1965 елның апрелендә яшьләр Сарапулда туй ясыйлар.

Тантанадан соң яшь гаилә кече ватаннарына кайталар. Иван Михайлович күп еллар агач эшкәртү заводында, ә Клавдия Михайловна Чаллы төзелеш идарәсендә эшләгән. Бергә ике бала үстергәннәр, ә хәзер өч оныкчыгы белән рәхәтләнеп тәрбияләнәләр.

Фирстовлар гаиләсе - чын мәхәббәт, сабырлык һәм гаилә бәхете үрнәге. Гаиләне бриллиант туйлары белән котларга авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов килде. Шулай ук, Тукай районы ГХАТ бүлеге юбилярларны чын күңелдән котлап һәм аларга бергә мәхәббәтле еллар теләделәр.  

Без котлауларга кушылабыз һәм сезгә мәхәббәт, татулык һәм бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев